Мостафин Шакир (Миншакир) Мортазович (1903 - 1941)
Мостафин Харис Мортазович (1914 - 1942)
Бертуганнар.
Хәтер китабының 18 нче томына, Түбән Кама районы буенча 2 тапкыр кертелгән. (127 бит)
Менә ул язулар
Мостафин Шакир Мортаза улы, 1903, Яңа Чишмә ав., Түбән Кама РХК моб., кр-ц.
Мостафин Шакир Мортаза улы, Яңа Чишмә р-ны, Ширәмәт РХК моб., к-арм.
Дөресе: Шакир - Зирекле авылында туган.
Әтисе - Мортаза Мостафа Мөхәммәдрәхим һәм Саҗидә Нигъмәтулла улы (25.8.1887 - ?)
Әнисе - Әсма Ибраһим (Кармыш авылыннан)
Нигезләрендә Гаффарова Рәзинә гаиләсе яши.
Шакирның бертуганнары: Вагыйзь (1913-2001), Гариф (1923-1989) БВСда катнашалар. Исән-сау кайталар.
Халык хәтерләве буенча Харис һәм Шакир сугышка кадәр Ленинградта яшәгәннәр һәм шуннан сугышка алынганнар. Шакир да, Харис та (23.11.1914 - 22.2.1942) Ленинград астында һәлак булалар.
Бертуганнары Минзакир сугыштан бер аяксыз кайта. Берсенең дә гаилә хәлләре безгә мәгълүм түгел.