Салахов Сәлихҗан Сәлимханович
(1924 - 30.3.1943)
Моб.: 21.8.1942. Хәтер китабында бар, т 18, 352 б., кр-ц. 1943 елның 30 мартында һәлак була. Кабере - Ленинград өлк., Октябрь тимер юлы, Красный Бор поселогы, п/п 86716.
Хәтер китабында әтисенең исеме ялгыш Сәлимхан урынына Сәлихҗан диеп язылган.
М.Черепанов исемлегендә: оп.18001, д.88, л. 30 (ЦАМО)
Әтисе - Сәлимхан Сәләхетдин Динмөхәммәд (5.10.1885 - 1955)
Әнисе- Сәмига (Сәлимә ?) (1890-1935). Анардан Мөхтәрәмә исемле кыз да туа. Мөхтәрәмәнең беренче ире - Идиятуллин Гыйниятулла, уллары Рифкат.
Бертуганнары: Сания Рахматуллина (1934), Нәкыя Вәлиева(1938, Әлмәттә); Галимҗан (1941, Түбән Камада).
Аларның әниләре- Кәфия Миңневафа Мостафа һәм Таифә Зәйнулла кызы (10.12.1905-12.6.1946).
Сәлимхан бабайның ахыргы хатыны.
Сәлимхан бабай соңгы вакытта Рахмадиева Хәерниса әби белән яшәде (1886/1897 - 21.2.1973). Хәерниса әби тумышы белән Тәкәнеш районының Кукмара авылыннан Зиреклегә килеп чыга һәм Фәсахов Гаяз тәкъдиме белән, бу вакытта ялгыз яшәүче Сәлимхан бабай белән никахлаша.
Сәлимхан бабайның хытыннары (кызы Рахматуллина Сания сөйләве буенча) да күп була: Мәгъшия, Хәдичә (сукыр Гайфетдин кызы), Кәфия, Сәмига (Сәлимә ?, )Гаян (Кылмакчыдан), Миңневафа (Тубылгыдан), Хәерниса.
Аның бертуганнары: Салаховлар - Илдерхан (1887-1962), Морадхан, Миңневафа, Миңнеҗамал (Тубылгыга кияүгә бирәләр), Сафура, Гайшә, Хәдичә (1895 - ?).
Кәфия белән бертуганнар: Шәмселниса Хөснелгатина (1914-1995), Вафин Хәмзә (1920 - ?), Нәсимә (1912 - ?), Балык Бистәсенең Тәп Чаллы авылында; Камәрия һәм Гафия яшьли үлгәннәр.
Нигезләре - музей бакчасы.