Галиев Мәгъҗән Галиевич
(1904 – ноябрь, 1943)
Хәтер китабында (18 т, 242 б.) – Галиев Мәгъдән (Мөгали Гали улы), дип бирелгән.
М.Черепанов исемлегендә – Галеев Магдан (Магзли) Галеевич дип язылган, кр-ц, оп. 977520.
Башка мәгълүматлар юк.
Әтисе – Гали Габдулла
Әнисе – Миңнехәя Сәләхетдин
Мәгъҗән бабайның туу таныклыгындагы исеме Әбүлмөхиҗан.
1 нче хатыны – Сафия Кәлимулла кызы (1912 – 23.3.1938)
Балалары: Исмәгыйль (1930), Ибраһим (1932, Казанда), Мәдинә (1936, яшьли вафат була), Мөслимә Гатиятуллина (1937).
2 нче хатыны – Саттарова Сара Һадиевна (1912 – 1967)
Кызлары – Кадрия Исхакова (1942 – 1992). Нигезләре – Абдулвәлиев Яхъялардан түбәнрәк.