Хәбиров Заһидулла Хабирович
(18.11.1904 - 25.11.1942)
Моб.: 26.8.1941. Хәтер китабында бар, т 18, 379 бит, кр-ц, 940 сп, 822 сд, 1942 елның 25 ноябрендә һәлак була. Смоленск өлк., Котовск р-ны, Черный Ручей авылында җирләнә.
Похоронкасында: 1000м. Северо-Западнее д. Черный Ручей.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 818883 с., д. 638, л. 94.
Әтисе - Габделхәбир Габделхафиз (1857 - 1907)
Әнисе - Бибифатиха Шәрәфетдин (1863 - ?)
Хатыны - Гамирә Мөхәммәтзариф Мөхәммәдзакир кызы (1910 - 6.6.1991)
Балалары: Әхәт (1930 - 2010, Казанда җирләнде); Габделхак (1932 - 1997), Кәүсәрия (1936 - 1963).
Сабый вакытта үләләр: Габдрәшит (1938-1940), Габдулла (1934-1935), Габделбарый (193501936).
Нигезләрендә килене Хәтимә Гафиятулла кызы яши.
Заһидулла белән бертуган Хабировлар:
Сәмигулла (1906-1941), Габбас (18.9.1894-1947), Габдулла (26.8.1896-1956), Бибихәнифә Хәйбуллина (1896/1898 - 1980).
Сугыш менә-менә башлана дигән көннәрдә Заһидулла абыйны Мәскәүгә, күргәзмәгә җибәрәләр. Бу турыда 1941 нче елның 5 июнендә аңа бирелгән белешмә (справка) сөйли.
Колхоз “Янга Тормыш” Справка
Ерыклинского Сельсовета Дана правлением колхоза «Янга Турмыш» Ерыклинсого
Ново-Шешминского района с/совета Ново-Шешминского района ТАССР члену кол-
АТССР за Хабирову Зайдуку в том, что он направляется в
5 июня 1941 года качестве экскурсанта ВСХВ в гор.Москву как стахановец
на весеннем севе, что и удостоверяется.
Председатель колхоза Евсеев Егор
Счетовод Газымов Гариф.
Музейда Заһидулла абыйның күп хатлары саклана. Хатлар эчтәлекләре буенча аерылмый да диярлек, шуңа күрә берсен генә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:
Сагынычлы хат башы.
Бу хатны җибәрдем апрельнең 13 ендә. Сез ки гиззәтле вә хөрмәтле булып торучы, без ки хөрмәтлең хәләлем сиңа бик сагынып, бик саргаеп бик күп сәламнәремне күндердем. Вә янә бабай белән әбигә бик сагынып, бик саргаеп сәламнәремне күндердем. Вә янә Габеләхәт белән Габделхак улыма бик сагынып, бик саргаеп бик күп сәлам. Янә Кызым Кәүсәриягә бик сагынып, бик саргаеп күп сәлам. Сәлам соңында үзем әлегә бик исән-сау, Аллага шөкер. Сез дә исән булгай идегез.
Үзем пока шул больницада торам. 1 нче апрельдә чыгып китәм дип хат салган идем, мине калдырдылар.
Аннары уныннан калмам дип хат салган идем. 10 нында да калдым. Әле хәзер парикмахер булып эшлим, үзем ята торган больницада. Больнойларның чәчләрен, сакалларын кырам. Без үзебез 3 әү. Ике иптәшем гомерләренә городта шул эшне эшләгән кешеләр. Үзем больницаның 4 нче этажында торам. Урыным бик яхшы. Сыгылмалы караватта ятам. 5 көнгә бер мунча керәбез, 5 көн саен киемнәрне, мендәр тышларын, простыняларны алыштыралар. Ашау ягы бик яхшы, эшләгән вакытта докторлар кия торган ак халат киемнәр киябез. Өйдән чыкканнан бирле әйтерлек нужа күргәнем юк. Җаныма хәер-дога бардыр. Минем белән чыккан кешеләр, арыслан кебек егетләр бар да үлеп беттеләр инде. Минем яннан бер татар кайтып китте. Бу хатны аның артыннан җибәрдем. Шулай өйгә кешеләр китсә, бик уңай була, җаным. Минем кайтырлык булмады шул. Тагын ниләр күрәчәкләр бардыр инде. Чыгып китмичә хат салмам. Бу хатны алсаң, бер хат булса да салып кара әле, җаным. Үзегездән алмагач хат салырга да кызык түгел.
Җаным, сиңа хат язганда, тала минем беләгем.
Кайтып бергә торсак иде - шулдыр минем теләгем.
Су аркылы басма салдым, җаным, чыгып йөрерсең.
Мин, җаныем, бик сагынам, син алай ук түгелсең.
Сандугачым, син кечкенә, зур үсәрсең кагынгач.
Көннәр озын, төн ямансу, була икән сагынгач.
13 апрель. Хатка басылган штамп буенча ул, Зиреклегә 15.5.1942 дә килеп җиткән.