Хәкимов Салих Фәсахович
(1921/1922 - 27.6.1944)
Чистай РВК ан моб-нә. Хәтер китабында бар, т. 18, 380 б., с-т, 731 сп, Һәлак була - 27.6.1944.
Кабере: Карелия; шоссе Лоухи-Кестеньга .
М.Черепанов исемлегендә: Зеленодольск РВК ан моб-нә, 731 сп, 205 сд., оп. 18002, д. 552,
л. 70 об.
Салих ике тапкыр язылган. 2 нчесендә фамилиясе ялгыш Халилов дип бирелгән. Лоухи - Кестеньга шоссесының 34 км. дип күрсәтелгән.
Похоронкасында: кабере - шоссе Лоухи - Кестеньга, 34 км., Южный берег Аштохена Карельского фронта.
Салихның әнисе - Маһруй Вәлиәхмәт кызы (1899 - 2.1.1952). Ул Хәкимов Хәйретдинга (1895 - 1973) шушы кечкенә улы белән килә.
Үги әтисе - Хәкимов Хәйретдин (Хәйретдин Габделхәким Ибраһим), 1895 - 1973.
Бертуганнары: Рабига Галимова (1932), Тубылгы Тауда; Хуҗиәхмәт (1933 - 1998); Фәсахов Гаяз (Габделкотдус, 1913-2005) Фәсахович, аның әнисе - Бибигайшә Әмирхан, Уратма кызы.
Энесе Хуҗиәхмәт һәм сеңлесе Рабига сөйләвенчә, Салих абый яраланып 6 ай госпитальдә ята, ай саен гаиләгә 120 сум акча салып тора.
Салих Юдинода торф чыгару буенча десятник була. Егет килеш сугышка алына. Североморскта була. Карелия фронтына эләгә.
Хатларында Власовчылар турында язгалаганы өчен хәрби трибуналга эләккән булса кирәк. Хатларында сызган урыннар була.
4 тапкыр яралана. Сугышка алынгач, 6 ай разведчикка укыталар, тылга йөри. Башта 3 ай госпитальдә ята. Хатны да кешедән генә яздыра. Бу 1943 тә була. Әнисе “Йолдызнамә” китабы ачтыра. Исән икәнлегенә ышанып яши. Авыл советыннан Исполнитель (йомышчы) үлгән дигән хәбәрне Уразаның Кадер кичәсендә китереп бирә.
3 айдан хаты килә. Тагы каты яралана. Аягы чәрдәкләнеп, 7 ай, госпитальдә ята. Аягы 16 см. га кыскара. Шулай булса да, кайта алмый. Бер хатында “Мин кайта алмыйм. Сталинга сүз бирдем. Коткарса ул гына коткара ала”, - дип яза.
Икенче тапкыр, китап ачтыргач, әнисе һәлак булганына ышана. Бу юлы 100 ләп кеше үлгән булырга тиеш ди ана. Шулар арасында Салих та була.
Хатларында: “Әни, балаларны укыт, укыт, укыт”, - дип яза.
Салих - озын, таза гәүдәле, аз гына шадрасы була. Эчми, тартмый. Өйгә регуляр рәвештә акча сала. Шуның белән налог түлиләр.
Рабига апа Салих абый язган 2 җырны яздырды:
Йөзем бакчасына кереп, өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек хат көтәмен бер үзем.
Агыйделдин очып килә, үрдәк микән, каз микән?
Җырласам елыйсым килә, әллә гомерем аз микән?
Һәр хатында “Безгә алдан билгеле: фәлән числода, фәлән сәгатьтә чыгып китәбез. Исән калсам, үзем хат язармын”, - дия.
Хәйретдин бабайның 2 нче хатыны - Хәдичә Галим кызы (1897 - 1985), тумышы белән Тубылгы Таудан, сынган, чыккан, каймыккан урыннарны оста дәвалаучы әби.