Хөснетдинов Габдрахман Нәбиевич (Нәбиуллович)
(6.12.1909 - 3.12.1942)
26.9.1941 - Балахна шәһәреннән моб-нә.
Хәтер китабында бар, т.18, 383 бит, кр-ц. 3.12.1942 һәлак була.
Кабере: Псков (Тверь) өлк., Великолукский р-н, Кошели авылы.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 18001, д.738, л.12.
Әтисе - Нәбиулла Хөснетдин (1886 - ?)
Әнисе - Нәгыймә Гыйниятулла (1886 - 1963)
Бертуганнары: 1. Хөснетдинов Хәммәт (Мөхәммәт) Нәбиуллович (1920-сентябрь, 1941)
1940 елның 19 апрелендә действительный хезмәткә моб-нә, ни сәбәптәндер 23.4.1941 яңадан чакырыла.
Хәтер китабында бар, т.18, 383 бит, кр-ц
Похоронкасында: 1941 ның сентябрендә хәбәрсез югала. М.Черепанов исемлегендә: оп.977520. Башка мәгълүмат юк.
2. Хәбибрахман, сугышка кәдәр үк Үзбәкстанда яшәгән, шуннан моб-нә, язмышы билгесез, бернинди мәгълүмат та юк.
3. Хәдичә Нәбиулловна (1922-2006). Халык телендә “Лап-лап” Хәдичәсе. Нигезенә Идиятуллин Габдулла “Батыр” кибетен салды, үзе каршы яктагы Мингалиева Хәят апа өен сатып алды һәм шунда яшәде.
4. Хәтирә Нәбиуллина (1928-1992), Чистайда яшәде.
Габдрахман гаиләсе: 1 нче хатыны Хәдичә (4.07.1909 туган - 1975 елларда), Әдәмсәнең Мөбәрәкшаһ Мөхәммәдшаһ һәм Гашия Фазылулла кызы.
Балалары: Нәбиуллина Нәҗибә Габдрахмановна (1931-1996)
Габдрахман Хәдичәне ташлап Миңнебәян Шәфигулла кызына йортка керә.
Хәдичә кечкенә сабые Нәҗибәне Гашия әнисендә калдырып, Иваново шәһәренә торф чыгару эшенә китә. Анда Панкратов Петр (яки Иван) белән яңа гаилә кора, Роза, Равил (руслар Валерий дип атый), Зәйтүнә (руслар Зоя дип йөртәләр) туа. Нәҗибә апаны Иваново шәһәренә әнисен күрергә дип, Шәрипов Ибраһим бабай алып бара. Ләкин баланы бик салкын кабул итәләр. Нәҗибә апаның кызы Хәйбуллина Гөлсем (1954) яңа туганнары белән 1972 елга кадәр хат белән аралаша, ләкин аралар өзелә. Бу вакытта Хәдичә апа сукырая, авыр йөри, утырып кына тора. Иваново шәһәрендә җирләнә. Улы Равил КамАЗ төзелә башлагач, зур төзелешкә кайткан булырга тиеш.
Габдрахман белән Миңнебәянның 3 баласы туа, Фәүзия Габдрахманова (Хәсәнова), 1934, Әлмәттә; Хөснетдинов Самат (1936 - 2004), Әлмәттә җирләнде һәм Габдулла (1940-1961), гарип бала.
Миңнебәян апаның нигезе - Кыямов Фәрхат хуҗалыгы янындагы буш урын.
Нәбиулла бабайның төп нигезендә Зарипов Гаделҗан яши, колхозлашу чорында раскулаченныйлар.