Хөснетдинов Госман Камалович
(1920 - май, 1943)
11.10.1940 - действительный хезмәткә алына һәм шуннан сугышка ялганып китә.
Хәтер китабында бар, т.18, 383 бит, кр-ц.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 977520 (ЦАМО)
Похоронкасында: 1943 елның маенда хәбәрсез югала. Хәтер китабында исеме Усман дип бирелгән.
Әтисе - Камалетдин Хөснетдин (1889 - 21.5.1945)
Әнисе - Мәүгыйзә Мөхәммәдгали Мөхәммәдвәли (20.1.1897 - 1946)
Бертуганнары: Камалов Мингали (1924-1989), Мәүлия Габдуллина (1929), Зөлхәбирә Вафина (1932-25.2.2000), Җәмниса (1938 - 1940), Камалов Минхәйдәр (1927-1986) - шахтер. Баштан ФЗӨгә алынды, аннан Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә һәм башка шәһәрләрдә шахтада эшләде. Шунда җирләнде дә.
Беренче нигезләре бүген Нуруллин Госман яши торган, авылның иң кырыендагы урын булган. Ләкин язын су баскач, аннан бүген Камалов Минзакир яши торган нигезгә күченгәннәр.