Хөснуллин Фәйзулла Хөснуллович
(8.12.1904 - ?)
Хәтер китабында һәм башка исемлекләргә дә кертелмәгән. Халык хәтере буенча гына сугышта һәлак булучылар рәтенә теркәлде.
Сугышка 21.8.1942 алына. Кушаматы “Әтәй”, “Көсүк малае”. Хөснулла бабайның 2 хатыны була.
Беренчесе - Гайниҗамал (Ганҗамал). Уллары - Шәфигулла, 1902 е.т. Березникида җирләнә. Шакиров Идрис абыйларга кайтып йөри иде, чөнки хатыны Абдулкадыйрова Зөләйха Идрис абыйның әтисе Миншакир белән бертуган.
Хәмидулла, шулай ук Березникида яши һәм шунда җирләнә.
Икенче хатыны Әдәмсәдән. Уллары - Фәйзрахман, Фәйзулла.
(Вәлиев Азат абый истәлекләреннән).
Төп нигезләрендә Габетдинов Айрат гаиләсе яши.
Метрика язулары буенча
Әтиләре - Хөснулла Зәйнулла углы Борханов
Әниләре - Хөснеҗамал Мөхәммәдсафа.
Бәлки, Гайниҗамал диеп йөртсәләр дә, чынлыкта Хөснеҗамал булгандыр.
Дөрестән дә, метрика язулары буенча Фәйзулла 8.12.1904 туган. Әтисе - Хөснулла Зәйнулла дип, әнисе Хәсбиҗамал Сафа дип күрсәтелгән. Гайниҗамал - Хөснеҗамал - Хәсбиҗамал - бер үк кеше, Сафа (Мөхәммәдсафа) кызы.