Шәйдуллин Габидулла Шәйдуллович (1914/1912 - апрель, 1943)
Шәйдуллин Тәхият Шәйдуллович (Шәбитович) (1924 - апрель, 1943)
Шәйдуллин Хәмидулла Шәйдуллович (Шәбитович) (1922 - ?)
Шәйдуллин Һадиулла (Адиулла) Шәйдуллович (1917/1918 - март, 1943)
Шәйдуллин Галиулла (1924 - 24.8.1943)
Нәгыймә Гыйләҗетдин кызы (1886 - 1954) уллары.
Габидулланың, Һадиулланың һәм Галиулланың әтиләре - Шәйдулла Төхфәтулла Әхмәд (1889-1980), халык телендә “Пущай Шәйдугы”, мич чыгаручы.
Тәхият (Әттәхият) һәм Хәлиулланың әтиләре - Шәбит Гафиятуллин.
Габидулла - 1941 елда Астрахань шәһәреннән моб-нә, кр-ц. Хәтер китабында бар, т.18, 387 бит.
Похоронкасында: 1943 елның декабрендә хәбәрсез югала.
Интернетта: ЦАМО. Ф.58, оп. 977520, д.444. Башка мәгълүмат юк.
Тәхият (Әттәхият) - моб.: 22.8.1942.
Хәтер китабында бар, т.18, 387 б., тик исеме ялгыш ТӘКЫЯН (Такиян) дип язылган.
Похоронкасында: 1943 елның апрелендә хәбәрсез югала
М.Черепанов исемлегендә: опись 977520.
Хәмидулла белән Һадиулла (Адиулла)
Хәтер китабында да, башка исемлекләрдә дә юк. Халык хәтерләве буенча гына һәлак булучылар исемлегенә кертелделәр. Алар турында бернинди мәгълүмат та юк. Икесе дә Ленинградта һәлак була. Хәмидулла бик яхшы гармунчы була.
Галиулла Хәтер китабында бар, т.18, 387 б. Ләкин исеме ялгыш Талибулла дип бирелгән. гв. с-т, 50 сд, 24.8.1943 һәлак була.
Кабере: Ростов өлкәсе, Калиновка авылы.
Ә хәзер Кадыйрова Мәрья апаның (1915-2002) 12.11.1994 язып алган хәтерләвеннән бераз ачыклык кертик.
Нәгыймә әбинең әнисе авырап урын өстенә егылгач, Һадиулланы үзе белән алып, әнисен карарга кайта. Габидулла Шәйдуллада кала. Ләкин ул Нәгыймәнең гаиләгә кайтканын көтмичә, Шахмайдан Мәгъзүмә Фәттах кызын (1899 - 1947) алып кайта. Аларның уртак балалары: Шәйдуллин Галиулла, Төхфәтуллин Мәҗидулла (Нәҗибулла), Мәрьям (1934-1937), Шәйдуллиннар: Мингали (1929), Минхаҗи (1933), Исхак (1936) туа.
Мәгъзүмә әби үлгәч, Шәйдулла бабай Сәлимә Касыйм кызына өйләнә (1910-1996). Соңгы чорда аерылышып, аерым яшәделәр.
Нәгыймә әбинең әнисе үлгәч, Һадиулла улы белән Гафиятуллин Шәбиткә кияүгә чыга (Шәбит “Батырай Гатиятулласының” бертуганы), Хәмидулла һәм Тәхият исемле уллары һәм Кәшифә исемле кызлары туа. Ләкин Кәшифә җиткән кыз булгач, үлә. Нәгыймә Хәмидулланы һәм Кәшифәне карамый. Алар Шәбитнең бертуганы Нурулла бабайда һәм аның хатыны Гайфетдинова Сәйдә әбидә тәрбияләнә (Сәйдә әби нигезендә Гайфетдинов Ленар гаиләсе яши). Кәшифәне дә алар җыештыра.