Шәйдуллин (Нуриев) Галиулла Шәйдуллович
(1906 - сентябрь, 1941)
Моб.: 14.7.1941. Хәтер китабында бар, т 18, 386 б., кр-ц, 583 сп, подр. 24/1, п/п 196.
Похоронкасында: 1941 нең сентябрендә хәбәрсез югала.
М.Черепанав исемлегендә: 583 сп., 103 сд, оп. 977520.
Халык телендә “Шыпыр Галюгы”. Буш өйләре Инеш буенда, Кадыйрова Җәннәт апаларның уң ягы.
Әтисе - Шаһидулла (Шәйдулла) Нурулла
Әнисе - Гыйльмиҗамал Габделсаттар
Хатыны - Мәсәния Ибраһим кызы (1908 - 1979)
Балалары: Тәлгать (1931-1996), Рифгать (1934-1936), Җәбирә (Сәбилә) (1933-1936), Госман (1937-1938), Асия Закирова (1938, Түбән Камада), Наилә Гарифуллина (1942).
Галиулла абыйның сугыштан язган хаты сакланган. Менә ул.
Сагынычлы хат.
Бу хат язылды 24 августта.
Сез ки ян бәрабәренә якын күрүче җаныма, без ки артык дәрәҗәдә яратучы хәләлең Галиулладан, бер күреп сөйләшергә зар булып, дөньяда булган кошлар санынча сәлам. Шулай ук Тәлгать улыма, Асия кызыма һәм Наилә кызыма бик сагынып бик саргаеп, бик күп сәлам. Шулай ук калган агай-энеләргә, тирә-күршеләргә, барсына да аермаенча бик күп сәлам диярсең.
Сәлам шуның белән тәмам.
Хәзер үзебезнең хәлгә килсәк, бүген исән - сау, Аллага шөкер. Иртәгәне әйтеп булмый, бик болыт, яңгыр ява, безгә эре - эре бозлар ява, игенне тапауга чама юк.
Иптәшләрнең хәлен әйтә алмыйм, 20 сендә окопта бергә кундык. 21 ндә мине батальонныйга - связьга алдылар. Элек ротный командирның связное идем. Ул вакытта бергә идек. Башка язардай хәбәрләр юк. Андагы хәлне сорасам да, хат алмагач, сорауда мәгънә юк.
Әй, җаным, анда җомахның бер кырые икән. Бәгърем, монда язсаң күп тә...
Җаным, эштән кайттым дип ялкауланма. Бәгърем, төннәрдә безне искә төшереп укы. Җаным, туганнарыма да әйт, үзебез Смоленск дигән городта.
Әй, җаныем, ябыккансың, саргайгандыр йөзләрең.
Кайлардан күреп сөйләшим, күптер сөйләр сүзләрем.
Сандугачны күрсәң иде, талларга тезелгәнен.
И, җаныем, белсәң иде, үзәгем өзелгәнен.
Безнең белән бергә килүчеләрнең яралы булучылары да күп.
Әй, җаныем, сөйләшергә ерак ике арабыз.
Җаным, миңа сагынсагыз, карточкага карагыз.
Җаным, кара сачларыңны иртә кич үрәсеңме?
Җаным, минем күргәннәрне төшеңдә күрмисеңме?
Йөгереп чыгып тозак куям, автомобиль юлына.
Бу хатларым тапшырылсын син җаныем кулына.
Исән бул, җанашкаем, сау бул, кара кашкаем.
Әгәр дә мин кайта алмасам, сау бул, кара кашкаем.
Талга кунып, тал тибрәтеп, сайрый сары сандугач.
Җырлау түгел, еларсың да, кайгы хәсрәтең булгач.
Шулай, бәгърем, яхшы гына гомер иткән чакта, җайсызланды шул. Тагын шулай бергә гомер итәргә Аллаһыдан сорыйк, җаным.
Кечкенә кәгазъдәге ардрес белән хат салыгыз.
Хатны гарәп хәрефләреннән Вәлиев Габбас абый кириллицага күчерде (21.02.1985)