Сугышка 1942 елның 22 декабрендә алына, 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә. Волхов, Ленинград, 1нче Украина фронтлары составында булла, Берлинны алуда, Чехословакияне азат итүдә катнаша . “За победу над Германией”, “За освобождение Праги” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа (1880 - 1921) Әнисе - Гильмеруй Минабетдин кызы (1883 - 1969)
Вафа бабай, ягъни әтиләре 1921 нче елгы ачлыктан котылыр өчен 5 баласын һәм хатынын алып, Мәскәү ягына чыгып китә. Үзе Мәскәүнең Бутырка больницасында үлә. Якындагы урманда күмәләр. Мәхмүзә белән кечкенә Габдулла Смоленск ягына юлларын дәвам итә. Маңмүрә һәм Габдрахман юлда үлеп кала. Мәхмүзә (1910 - 1988) - Гарифуллин Шәйхелислам хатыны (1907 - июль 1943). Мәрзия - Смоленск якларыннан әйләнеп туган авылга кайткач, 4-5 көннән соң 1922 елда үлә. Кечкенә Габдулла 10 яшендә авыл көтүен көтә, башлангыч мәктәпне бетерә. Сугышка Мәсләхәетдинов Ибраһим, Мөбәрәкшин Габдрахман, Бакташтан Мәхмүт белән бергә китәләр.
Хатыны - Габделкадыйрова Фатыйма Минзакировна (1929 е.т.). Балалары: Фәтхулла (1949), Әлфия (1952, Яр Чаллыда), Гөлфия Нургалиева (1954, Баулыда), Фазыл (1956, отставкадагы майор, Зеленодольск районы, Айшә авылында), Рәсимә (1958, Тубылгы Тауда); Нурсинә Николашина (1962, Урганчада); Рим (1965) - төп нигездә яши.
“Хезмәт ветераны” медальләренә ия, Почетлы колхозчы.
Халык телендә “Агач Габдугы”, чөнки бабасы Cафа кайсыдыр сугыштан аягын югалтып, агач протез - аяк белән кайта. Шул кушамат бүгенге көнгәчә, оныкларына кадәр яши.