Вафин Галимҗан 1900 нче елда Югары Әлки авылында туган.
1919 нчы елда Галимҗан абыйны армиягә алганнар, ул гражданнар сугышында катнашкан, Польшада һәм Украинада булган.Аннан соң пограничник булып хезмәт иткән.
1941 нче елда Бөек Ватан сугышына киткән. Кырым һәм Керчь шәһәрләре өчен барган сугышларда катнашкан. Галимҗан абый сугыштагы батырлыклары өчен төрле медальләр һәм бүләкләр алган. Сугыштан соң туган авылына әйләнеп кайта. Галимҗан абый озак еллар тракторчылар бригадиры булып эшләгән.