Вафин Хәмәтъяр (1926 – 1943)
Бертуганы Минтаһир (1930) сөйләвенчә, 1943 нче елны армиягә алына һәм бер атнадан соң Смоленск шәһәре астында һәлак булу хәбәре килә.
Әтисе – Вафин Әхмәтсафа
Әнисе – Сәлимә Нургата кызы (1903 – 1979), халык телендә “Бака Сәлимәсе”.
Бертуганнары – Минтаһир (1930), Чистопольские Выселкида яши; Мәрзия (1933), Минсалих (1939– вафат), Мансур (1941 – вафат).
Тору урыннары – Вафин Габдрахманнарның сул ягындагы кечкенә өйдә, Гатауллина Сәмига яши торган урында, Бакалы күл урамында, һәм Гафиятуллина Гөлсем һәм бүген Фәйзыров Ислам яши торган нигездә.