ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА (1918-1920) КАТНАШКАН ҺӘМ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАР
Вафин Хәйдәр Вафа улы
(1899 - август, 1944)
Моб.- 28.11.1942. Хәбәрсез 1944 елның августында югала. Хәтер китабына кертелгән, 18 т., 236б. Башка бернинди мәгълүмат та юк.
Дөрес исеме - Мирхәйдәр, метрика язуында да туган елы - 6.02.1898.
Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа
Әнисе - Гарифә Төхфәтулла.
Сәяси репрессия корбаннары исемлеге буенча Татарстанда чыккан Хәтер Китабының 2 нче томында (133 бит). Вафин Хәйдәр Вафа улы турында түбәндәге юллар бар: 1895 (1897) елда Яңа Чишмә районы, Зирекле авылында туган, шунда яшәгән. Татар, крестьян, 25.2.1920 кулга алынган («К/Р» (контрреволюцион) эшчәнлек). 1.6.1943 Казанның 1 нче аерым лагерь пунктында (ОПЛ - 1) вафат булган. 22.10.1998 акланган.
Бу мәгълүматлар, билгеле, чагышмый, сорар олы кеше дә калмады. Нәселе ачыклый алса гына.
Хатыны - Мәгъзүрә Гатиятулла кызы (1896 - 1972)
Балалары - Минсалих (1921/1924 - 29.04.1945) сугышта Австрия җирендә Һәлак була (һәлак булучылар исемлегеннән кара). Минвәли (1928 - 1989), Мингаян Галимова (1933 - 1996), Тәлгать (1937 - вафат), Рифкат (1939 - 2000).