1926 елның 24 апрелендә Саба районы Язлы Арташ авылында гади колхозчылар Билал белән Җәмилә гаиләсендә иң өлкән бала булып дөньяга килгән. Гаиләдә алар җиде бала булганнар: Мәдинә,Хәзимә, Фәрит, Рәис, Гөлнәзирә, Мөдәрис.
Аның балачак еллары туган авылында уза. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа бары унбиш яшь була. Бик күпләр кебек ул да үзенең яшьтәшләре белән колхозда төрле эшләрдә йөри. Соңыннан Сабада шырпы цехында эшли.
1949 елда Леспромхозга килеп заводка эшкә урнаша. Анда көрәкләр ясый һәм самолетлар төзәтү эшендә катнаша.
1953 елда Шәкүр исемле егет белән гаилә коралар. Банат эшкә бик уңган, җитез килен була. Шаянлыгы, җор күңелле булуы белән дә аерылып тора. Әле аның өстенә дөм сукыр кайнатасы белән кайнанасын тәрбияли. Гаиләдә беренче ике сабыйлары бер-бер артлы вафат була. Аннан соң алар биш балага: Рәсимә, Ильфар, Гөлсинә, Зөфәргә гомер бүләк итәләр.
1976 елда заводтан лаеклы ялга чыга. Герой ана медале, эштәге яхшы күрсәткечләре өчен мактау грамоталары белән бүләкләнә. Сугыш вакытындагы хезмәтләре өчен “Тыл ветераны” исеме,“Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә.
Лаеклы ялда булуга карамастан, ул 1989 елга кадәр Лесхоз ОРС ында кибетче ярдәмчесе булып эшли. Тормыш иптәше Шәкүр белән 54 ел тату, тигез гомер кичерәләр.
2008 елның 30 сентябрендә 82 яшендә каты авырудан соң вафат була. Лесхоз бистәсенең иске зиратына күмелгән.