Накия Закир кызы 1943 нче елның 15 нче октябрендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. “Мин туган ел бик салкын булган”,- ди Нәкия апа.
Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.
Әтисе Закир абыйны сугышка алганнар. Ул яраланып госпитальдә яткач, 1943 нче елны туган якларына әйләнеп кайткан. Башка балалардан аермалы буларак әтисе бик юаш булган аның. Сугышка озатканда да, бу исән кайтмас дип калганнар аның артыннан. Ә ул әйләнеп кайткан, ләкин бик күп яралар белән. Әтисенең Әмәт абыйсы һәм Мингали абыйларын хәтерли Нәкия апа.
Элек авылда 7 еллык мәктәп булган. Накия апа 1956 нчы елда мәктәпне тәмамлагач, фермага дуңгыз карарга барган. 2 ел фермада эшләгән. “Ул вакытта миңа 13 кенә яшь иде. Ул дуңгызлардан курыкканым әле дә күз алдымда”,- дип искә ала ул. Фермадан соң, колхозга эшкә чыккан. Эш көннәренә акча бирелмәгән, көн исәбен язып кына барганнар. 1998 нче елда, фермада эшләп, пенсиягә чыккан. Пенсиядән соң да эшлисе килгән аның, хәтта 2 ай эшләгәндә ул. “Бер көнне фермага совхоз җитәкчесе кергәч, күзләремә яшь тулды. Әллә җитәкчене күргәнгә күңелем тулды, әллә чынлап та арыган идем, белмим. Нигәдер елап җибәрдем”,-дип искә ала Нәкия апа ул елларны.
1966 нчы елда Габдулхак абыйга кияүгә чыккан. 1967 нче елда кызы Алсу, 1973 нче елда улы Альберт дөньяга килгән. Ире Габдулхак абый шулай ук гомере буе эшләгән.