Вафина Зәйнәп Мөхәммәтвафа кызы 1923 елның 23 октябрендә Иске Камка авылында туган. Тыл хезмәтчәне. 1966-1979 елларда авыл советына җитәкчелек итә. Ул җитәкчелек иткән елларда авыл мәдәният йорты һәм Совет башкарма комитеты биналары төзелә, су үткәрү системасы салына. 1971 елның 8 апрель указы белән ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. 4 бала анасы. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була.
(Мәглуматны Иске Камка авылы китапханәчесе Вәлиева Гөлнур тапшырды).
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон #Әлкирайоны