1926 елның 5 нче апрелендә Байлар Сабасы авылында Шакир белән Кафия гаиләсендә дөньяга килә. Саба мәктәбендә 7 класс белем ала. Әнисе 1939 елда вафат була. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисенең яше олы булу сәбәпле сугышка алынмый. Шәмсекамәр РКШда (рабочая крестьянская школа) белем алып хисапчы һөнәрен үзләштерә. Сугыш елларында “уполминзаг”ка учетчица булып эшкә урнаша. 1947 ел беткәнче Саба-Чүриле районнарында эшли. 1948 елда, сугышта катнашып кайткан Саба егете Кәримов Зиннәтулла Кәлимулла улы белән никахлашып, Байлар Сабасында яши башлыйлар. Дүрт балалары: Раушания -1949 елда, Зөфәр – 1952 елда, Кафия – 1955 елда, Рафаэль – 1957 елда туып Саба урта мәктәбен тәмамлыйлар. Ике уллары да Совет армиясе сафларында хезмәт итәләр. Хәзерге вакытта Байлар Сабасында гаиләләре белән яшиләр. Олы кызы Раушания Казанда, Кафиясе Украинада Харьков шәһәрендә яшиләр. Каримова Шәмсекамәр хезмәт юлын Саба район үзәк шифаханәсендә өлкән кладовщик булып дәвам итә һәм шунда эшләп пенсиягә чыга. Җәмәгате Зиннатулла 1994 елда вафат булганнан соң улы Рафаэль гаиләсендә тәрбияләнеп, 89 яшен тутырып 2015 елның 12 маенда вафат була.