Вәлидова Илгизәр Юныс кызы
Вәлидова Илгизәр Юныс кызы 1922 елның 2 декабрендә Казанда туган. Әтисе һәм әнисе вафат булгач, аны туганнары Алабугага алып киләләр.
Алабуга шәһәренең В. И. Ленин исемендәге урта мәктәбен тәмамлау турында өлгергәнлек аттестатын ул сугыш башланырга ике генә көн кала кулына ала. Куанычы һәм шатлыгы чиксез булган бу җәйге көндә яшь кыз үзенең шул коточкыч ут эченә барып керәсен күз алдында да китерми, билгеле.
Менә ике көннән аның тормышы кап-урталай икегә аерыла. Артта гаҗәеп матур, тыныч тормыш, ә алда бөтен ил өстенә, халыкка үлем куркынычы янаган сугыш.
“Фронтка!” – шундый карар кабул итә яшь кыз. 1941 елның 6 ноябрендә ул, күпләр белән бергә сугышчылар сафына басып, хәрби ант кабул итә. Ә берничә көннән аларны эшелоннарга төяп, көнбатышка, фронт сызыгына илтеп җиткерәләр.
132 нче укчы дивизия. Яшь кыз куркусыз, тәвәккәл, берничә яшькә олыгаеп киткән солдатка әверелә. Армия штабы, полклар, күрше дивизияләр белән элемтә тәэмин итү – фронттагы бурыч шул. Ә бу эш җиңел түгел. Ачлы-туклы йөргән чаклар күп була. 1944 елның кышы. Аяктагы чолгау күн итеккә ябышып ката, якында гына үлем шәүләсе йөри.
Фронт юлы гаять озын була Илгизәр Юныс кызының: Орел һәм Курск дугасы, Чернигов, Киев, Гомель, Житомир, Варшаваны азат итү, Берлинны алу...
Иң авыры Днепр елгасын кичү була. Бу операциядә бик күпләрнең гомере өзелә, елга өсте каннан кып-кызыл була.
Үтелгән авыр фронт юллары, кыюлык, тәвәккәллек, Кызыл Йолдыз ордены һәм дистәләгән медальләр булып, аның күкрәген бизи.
Сугыш беткәч, Илгизәр Юныс кызы 1945 елның июнендә үскән шәһәре Алабугага кайта. Тыныч тормышта ул үзенең бөтен көчен, сәләтен сугышта ятим калган балаларны тәрбияләүгә бирә. Читтән торып педагогия училищесын һәм Ленинград пединститутының дефектология бүлеген тәмамлый. Чукрак-телсез балалар мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшли.
Тормыш иптәше Заһидулла белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр