ВӘЛИЕВ Абдулла Хәбибулла улы (1922, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Бакай авылы - 4.1.1944), Советлар Союзы Герое (17.10.1943), рядовой. 1941 елда Кызыл Армиягә алынганчы колхозда эшли. 1942 нең гыйнварыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1031 нче укчы полк укчысы (60 нчы армиянең 280 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков операциясендә (1943), Курск сугышында (1943), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 25 сентябрендә Днепрны кичкәндә һәм сул ярда плацдарм яулау өчен барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә. Туганицы авылы янындагы (Ленинград өлкәсе Гатчина районы) сугышта һәлак була. Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.
Әдәбият: Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз. К., 1990; Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1; Шел парнишке в ту пору... Киев, 1985.