Вәлиев Әхәт Хәким улы 1926 елның 18 мартында Кайбыч районы Зур Урсак авылында дөньяга килә. Әти - әнисе урта хәлле, эш сөючән кешеләр булалар. Әхәт абый үзе дә кечкенә вакытыннан ук аларга ярдәм итеп, эш сөючән булып үсә. Шофёр һөнәрен үзләштерә. 1943 нче елның октябрь аенда Әхәт абыйны да фронтка алалар. Аңа ул вакытта нибары 17 яшь була. Хәрби хезмәтен Әхәт абый Владивостокта Монгол халык республикасында, Ватан чиген саклап үти. Ул хезмәт иткән хәрби частьның исеме “За Байкалский округ” дип атала. Шушы урында ул җиде ел буе Ватанына тугры калып хезмәт итә. Шулай ук Әхәт абый 1946 елда Кытайда да хәрби хезмәтенең бер өлешен үткәрә. Ватанына тугры калып, батырлыклар эшләгәне өчен Әхәт абыйның сигез медале бар. Кайбыч районыныкы булса да Әхәт абый гомеренең яртысыннан артыгын Кукмара районының Зур Сәрдек авылында үткәрә. Монда да ул 57 ел буе шофёр, 7 ел буе Зур Сәрдек мәктәбендә сантехник булып эшләгән. Аннары инде лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә Әхәт абый тормыш иптәше белән тигез, матур тормыш алып бара. Янәшәсендә яраткан балалары һәм оныклары аңа яшәргә көч биреп торалар. Һәм ул үзенең хәзерге тормышы белән бик канәгать. Әхәт абый дөньялар тыныч, сугышлар булмасын иде дип тели.