ВӘЛИЕВ Габделәхәт Габделгани улы (Леонид Геонаевич), (март 1910, Казан губернасы, Чистай өязе Яуширмә авылы - 18.4.1944, Кырым АССРның Бельбек авылы), Советлар Союзы Герое (16.5.1944, вафатыннан соң), өлкән сержант (1944). Пермь шәһәре трамвай депосы эшчесе, Ленинградта йөкче булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 91 нче гвардия укчы полкында отделение командиры (51 нче армиянең 33 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк, Кавказ арты, Кавказ, Сталинград һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ростов (1941), Донбасс (1941), Керчь-Феодосиядә десант (1941-42), Мелитополь (1943) һәм Кырым (1944) операцияләрендә катнаша. 1944 нең 16-18 апрелендә Бельбек елгасының сул ярында (Кырым АССР) дошман оборонасын өзү сугышларында батырлык күрсәтә, атака вакытында һәлак була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои боев за Крым. Симферополь, 1972; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.