1906 елда Әлки районының Иске Чаллы авылында туган. 1921 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. 15 яшьлек үсмер, ачлыктан качып, Әстерханга кадәр барып чыга, әмма анда да сыену урыны таба алмый. Ниһаять, Грозныйда ул батрак булып яллана. Ләкин янәшәдә генә башка тормыш кайнап тора нефтьчеләр кара алтын чыгара. Үсмер егет үзен промыселга җир казучы итеп алуларына куанып бетә алмый. Менә шул чордан ул үзенең тормышын нефть сәнәгате белән бәйли.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Корбан фронтка чакырыла. Әмма бер сугышта каты яралангач, ул яңадан Грозныйга промыселга әйләнеп кайта. Биредә аңа комплекслы бригада белән җитәкчелек итүне тапшыралар. Озакламый әлеге бригада иң яхшылардан санала башлый.
Әзербайҗанда нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшли.
Татарстанда нефть табылгач, Корбан Агап улы туган төбәгенә кайта һәм 1950 елда, республикада беренче нефть чыгару мастеры буларак. Ромашкино ятмасындагы промыселларны кабул итеп ала. Операторларны һәм дизельчыларны өйрәтү өчен, ул техминимум курслары һәм стахановчылар мәктәбе ача. Аның алдынгы алымнарына йөзләгән нефтьчеләр өйрәнә.
Корбан Агап улы, яңа нефть промыселларында эшне башлап җибәргәч, анда беркайчан да озакка калмый. Аның бригадасы хезмәт җитештерүчәнлеген биш тапкырга арттыра, хезмәтнең иң прогрессив алымнарын үзләштерә.
К.Вәлиев Грозныйда һәм Татарстанда нефть сәнәгатенә 50 ел гомерен багышлады. Аның 40 миллион тонна нефть чыгаруда турыдан-туры катнашуы исәпләп чыгарылган. Ватан аның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирде: Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләде. Ә 1959 елда ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды, Ленин ордены “Урак һәм Чүкеч” алтын медале белән бүләкләнде. КПСС ның ХХI съезды делегаты итеп сайланды.
1980 елда вафат.