ВӘЛИЕВ Салих Шәйбәк улы (22.10.1912, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Иске Гомәр авылы - 12.10.1970, Уфа шәһәре), Советлар Союзы Герое (23.10.1943), өлкән лейтенант (1945). 1940 елда Кызыл Армиягә алынганчы МТСта тракторчы булып эшли. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1942). 957 нче укчы полкның взвод командиры (40 нчы армиянең 309 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков операциясендә (1943), Днепрны кичүдә (1943), Молдавияне, Румыния, Венгрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 нең 24 сентябрендә Балыко-Щучинка авылы янында (Киев өлкәсе, Кагарлык районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Уфада яши. Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1.
В.А.Шагалов.