Вәлиев Вәгыйз Вәли улы
Вәлиев Вәгыйз Вәли улы 1923 елда Азнакай районы Тымытык авылында туа. Мәктәптән соң Казанда финанс техникумын тәмамлап, ул бухгалтер ярдәмчесе булып эшли.
Вәгыйз Вәли улы 1942 елдның 9 маенда хәрби хезмәткә алына. Төньяк Көнбатыш фронты пехота полкында укчылар отделениесе командиры булып сугышларда катнаша. Синявино районы җирләрендә каты сугышларда ул авыр яралана һәм Вологда шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Аннан Сталининградка озатыла. 167 нче полкта хезмәт итә.
1943 елның июненнән 1946 елның мартына кадәр “Совет сугышчысы” исемле фронт газетасында Мостай Кәрим, Мәхмүт Мәксуд белән иңгә-иң торып корректор һәм тәрҗемәче булып эшли. Фронт газетасы хәрәкәттәге армия белән бергә Румыния, Болгария илләре аша Австрия башкаласы Венага барып җитә.
Сугыштан соң Вәгыйз Вәли улы Чепия районы, Балтач районы газеталарында редактор була.
1962 елда Алабугага күчерелә. “Яңа Кама” газетасының татарча басмасында ул редактор урынбасары булып эшли.
1975 елның 14 июлендә Вәгыйз Вәли улы кинәт вафат була.
Вәгыйз Вәли улы үзенең данлы хезмәт юлы белән һәм иҗаты белән күпләргә үрнәк булып калды.
Материал подготовлен по книге “Навеки в памяти народной”. Автор –составитель Д.Каюмова.