Вәлиева Гәрәбә Гатиятулла кызы 1923 елның 26 октябрендә Башкортстанның Чакмагыш районы Каран авылында туган. Җиде сыйныфны укып тәмамлагач, китапханәдә избач булып, аннан сугыш башланыр алдыннан Гәрәбә колхозда хисапчы булып эшли. Әтисе Гатиятулла сугышның беренче көненнән үк фронтка китеп, 1942 елда Сталинград өчен барган каты сугышларда һәлак була. Кыз: “Әти өчен немецлардан үч алырга фронтка китәм”, - дип хәрби комиссариатка килә, үз теләге белән 1943 елның июль аенда хәрби хезмәткә алына. Уфада алты ай элемтәчеләр курсында укып, ул бу өлкәдә белгеч булып, Горький шәһәре тирәсендә һаваны күзәтүче һәм хәбәр бирүче вазыйфасын үти. Еш кына дошман самолетлары бу якларга ук килеп җитә. Яшь кенә ябык кыз кирза итекләр, шинель киеп, элемтә кабеле һәм телефон аппараты өстерәп, пластунча шуышып, өзелгән телефон чыбыкларын ялгап йөри. Фронтта элемтә иң кирәкле әйбер. Элемтәче кыз һәрчак алгы сызыкта. Фронт юллары белән Гәрәбә Польша аша Прага шәһәренә барып җитә. Ике мәртәбә ул көчле контузия ала.
Гәрәбә Гатиятулла кызы армия сафларында 1945 елның сентябренә кадәр була. Бер ел Венгриядә дивизия штабында телефонистка булып эшли 1946 елның апрелендә туган ягына кайта. 1952 елда ире Фәйзрахман Вәлиев белән Алабугага күчеп килә. Ул 25 ел буе механизаторлар әзерли торган мәктәптә кадрлар бүлеге мөдире, уку-укыту бүлеге сәркәтибе булып эшләгән.