Вәлиева Минзухур (Минсура) Мөхәммәт кызы1925 нче елның 15 нче маенда туа. Әтисе Мөхәммәт Галиәскар улы Югары Утар авылында туган. Гражданнар сугышыннан яраланып кайтып, 1933 нче елда үлә. Әнисе Бәдигылҗәмал Кукмара районыннан.Аның әтисе Ибраһим Янил авылын керәшен итеп чукындырып киткәннән соң, халыкны кире дингә чыгарган кеше. Ул дини, чын кеше булган.
Зухур апа башта Утарда укый, аннан соң Сабада белем ала. Казанда укытучылар хәзерләү теникумында укый. Укып бетереп кайтканнан соң, укытучы булып эшли. Аннан соң почта мөдире булып эшләп ала. Ә аннан соң балалар йортында тәрбиче булып эшләп лаеклы ялга чыга.
Үзенен тормышын Утар авылының Габделгани исемле кешесебелән бәйләп җибәрә. Гани абый гомере буе колхозда механизатор булып эшли. Балалары - Фидәил, Фәнәвил,Фердинанд.
Зухур апа- сугыш чоры баласы. 8 нче классны бетергәч приказ нигезендә окоп казырга китә. 42 градус суыкта бер тормаган өйдә 3 ай яшиләр. 8 км көн саен җәяү йөриләр. “11 дә өйгә кайтып җитә идек”,-дип сөйли Зухур апа.- Иртәнге дүртә тагын чыгып китә идек. 3 ай буена мунча да кермәдек, бет басты. Шул килеш йоклыйбыз. 32 кеше бер яккан мунчага кердек,мин ахырдан кердем, шунлыктан мунчада салкын су да калмаган иде. Бәкедән су алып кереп,әз генә ташта җылытып башны юдык. Заданиене үтәп бетергәч, тикшеренү үтәсең.Врач тикшерә. Башта кергән кызлар елап чыктылар,мин һәм тагын2-3 кыз киемне салып тизгенә бетне чүпләдек. Башны карамадылар. Кайтырга кирәк, ләкин итек тишек.Безне алып барган Зарифулла абый итек астына калай текте. Ул тимер чыбык белән аяк тишелеп бетте. 100 км кайттык. Заданиене үтәп кайттык.”
Хәзерге тормыштан канәгать. 90 яшемне үткәрдек. Яшьләргә теләкләрем: ислам динен тосыннар, туры юлдан барсыннар иде.