Аллаһияр Гариф улы Вәлиуллин 1924 елның 5 июлендә Саба районы Байлар Сабасында туган. 1939 елда урта мәктәпне тәмамлап, Ул Казан музыка училищесына, труба классына укырга керә, иҗади сәләтен күреп, аны теоретик – композиторлык бүлегенә күчерәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Вәлиуллин Совет Армиясе сафларына алына. Демобилизацияләнгәннән соң, училищега кайтып, 1944елдан 1946 елга М.А. Юдин җитәкчелегендә композиция буенча укуын дәвам итә.
1946 елда Вәлиуллин Ташкент консерваториясенә укырга керә, ә 1948 елда яңадан Казанга кайта һәм 1952 елда Казан консерваториясен (А.С.Леман классын) тәмамлый.
Вәлиуллин күп кенә вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. Училищеда укыган елларында ук инде ул унлап җыр һәм берничә инструменталь әсәр яза .
Аеруча уңышлы әсәрләреннән хәзерге вакытта “Әтнә” көе дип йөртелә (халык сүзләренә язылган әсәр), “Син генә теләгәнем” дигән җыры санала.
Бу җырның халык җырлары үрнәкләренә якын булуы чын халыкчан җыр итеп санарга нигез бирә. Аның консерваториядә укыган елларында язган вокаль әсәрләреннән түбәндәге җырлары игътибарга лаеклы: “Тынычлыкны яклыйбыз” (Ә.Фәйзи сүзлзре), “Мәхәббәт турында җыр”(М.Хөсәен сүзләре), “Шахтер егет”(Ә.Ерикәй сүзләре) һ.б.
Композитор эре инструминталь форманы үзләштерүгә дә күп көч куя. Аның кыллы музыка кораллары өчен язылган квартетын, симфоник оркестр өчен язылган увертюрасын һәм ”Тынычлык җиңәр”исемле симфоник поэмасын (консерваторияне тәмамлаганда язган диплом эше) билгеләп үтәргә кирәк.
А.Вәлиуллин консерваторияне тәмамлагач, соңгы елларда күп кенә яңа әсәрләр язды, берничә халык көен эшкәртте, Республиканың күчмә театры һәм курчак театрлары өчен спектакельләргә музыка һәм уннан артык җыр язды. Композиторның иң яхшы җырларын 1955 нче елда чыгарды... Гомеренең соңгы елларында (1972) Тәтеш техникумы студентларының хорын оештырды.
Ватаныбыз аның хезмәтен югары бәяләде: 1971 алда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде.