ВӘЛИУЛЛИН Гарифулла Вәлиулла улы 1922 елның 10 мартында Әлки районы Үргәгәр авылында туган. 1941 елның 27 июнендә Армия сафларына алына. Смоленск өлкәсендә поездда барганда сугыш башлана. Эшелон бомбага тотылгач, өч тәүлек буе җәяүләп Смоленскига кайтканнар. Гарифулла Вәлиулла улына Полтава тирәсендә, Харьков янында авыр сугышларда катнашырга туры килә. Сугышчан бүләкләре күп.
1943 елда контузияләнеп, демобилизацияләнә. Лаеклы ялга кадәр совхозда бригадир, ферма мөдире булып эшли.
“Ватан өчен!” китабыннан,2005 ел.