Вәлиуллина Рәисә Гыйләҗ кызы 1932 елның 17 нче мартында Пәрәү авылында туып усә. Гаиләдә өч бала, Рәисә апа икенчесе. Аңа дүрт яшь булганда, әниләре үлә. Ун ел үги әни белән яши. 1943 елда әтисе сугышта үлгәч, үги әни ташлап китә, аннан соң әби тәрбиясендә кала. 12 яшьтән колхозның төрле эшләрендә эшли, утын турый, урак ура. Шушы авыл егете Зәйнулла белән гаилә корып, өч малай тәрбияләп устерәләр. Озак еллар бозау карый, сыер сава,
соңгы елларда халыктан сөт җыючы булып эшли.
“Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” , юбилей медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә малае
һәм килене тәрбиясендә олы хөрмәттә яши.