Воробьев Семен Иванович 1935 елнын 12 августта Бондюг (хәзерге Менделеевск) Сәйтәк авылында Иван һәм Мария гаиләсендә өченче бала булып туа. (туганнары Кирилл, Панфил).
Сугыш башланганда ана бары 6 яшь кенә була эле.Әтисе сәламәтлеге начар булу аркасында хәрби хезмэткә алынмый. Сугыш барган көннэр аның хәтеренә бик нык уелып калган. Кечкенә генә булса да, куктә самолетлар оча башласа куркып кача торган булган. «Әле ул вакытта электричество юк. Чыра яндыра торган идек. Бишьле лампа яндыра идек. Әле ансы да керосин булса гына куллана ала идек. Ут кабызырга ярамады. Тәрәзәләрне гел каплап тордык. Моны фашист самолетлары килеп ут ачмасыннар өчен эшли идек» дип искә ала Семен дәдәй.Сугышның беренче еллары әле ачлыкның нәрсә икәне сиздермәгән. Ләкин соңгы еллларда инде хэрбер ойгэ ачлык, житмэучэнлек килеп житкэн. Ул елларда Тукай колхозы бай колхозлар рэтендэ йоргэн. Семен дэдэй Тукай басуларына барып черек бэрэнге жыеп йорулэрен хэзер дэ бик ачынып искэ ала.Ачлыктан улмэс очен нэрсэ туры килэ- юа, кузгалак,кычыткан ашы ашап усэлэр. « И-и, курде инде безнен башлар. Бер балчык ипигэ тилмереп утырган чаклар куп булды» дип искэ ала.
Семен дәдәйгә белем алырга мөмкинлек булмый. Узен белгәннэн бирле колхоз эшендә эшли. Көчлэреннән килгэн кадэр, олыларга ярдэм итәләр.1954-56 елларда Совет армиясе сафларында хезмэт итеп кайтканнан сон, Максимково авылы кызы Александра Федоровна белэн гаилә коралар. Тигез тормышта 2 бала тәрбияләп устерәлэр. Кызлары Надежда, уллары Валерий әти-әнилэренең терәкләре. Александра Федоровна да сугыш чоры баласы.Аңа да сугыш чоры баласына хас кайгылар, хәсрәтләр килгән. 56 ел бергә гомер итәләр. Кызганычка каршы, Александра тути инде гур иясе булды.Сәйтәк авылындэ жирләнде. Семен дәдәй һаман да тормыш иптәшен җылы хисләр белән искә ала.. Семен дәдәйнең хәзерге вакытта зур куанычы - 4 оныгы. 2 оныкчыгы бар. Балалары, узлэренең тормышлары булса да, әтилэренен гел хәлен белеп торалар.
Семен Ивановичнын хезмэт юлы дорожныйда, нефтяникларда эшләп башлаган. Куп гомерен пожарныйда эшлэгэн. Шул урыннан лаеклы ялга чыга. «Ветеран труда» значогы белэн буләкләнгән.Ләкин ялга чыкса да, кул кушырып утыруны өнәми. Колхозга эшкә йөри. Кияве Никита белән берлектә гаилә эше ачалар- маллар карыйлар.
Хәзерге вакытта туган Сәйтәгендә балалары , оныклары карамагында бәхетле картлык кичереп ята. Һаман да шул яшь чактагыча мөләем,дәртле бабай булып кала.