Тыл ветераны – Юзеева Варвара Николаевна – 1923 нче елның 25 нче ноябрендә Мамадыш районы Владимирово авылында туа. Сугыш башланган вакытта аңа 18 яшь була. Сугыш, яшькә карамыйча, һәрбер йортның ишеген шакыган. Тыныч тормыш белән яшәгән бу өйгә дә сугыш дигән ачы кайгы кермичә калмый. Корал тота алган һәрбер ирне, егетне фронтка җибәргәннәр, кайбер хатыннарны госпитальдә ярдәм итәргә алганнар, хәтта тылда калган кешеләргә дә эш булмыйча калмый. Варвара апа үзенең окоп казыганнарын искә алды: “Дошман Мәскәүгә якынлашкан чакта, сугыш булачак җирләргә алып барып окоп казыталар иде. Окоп та казыдык, танкларга тозак ясар өчен зур чокырлар да. Шул казыган зур чокырлар өстенә такталар куеп, алар өстенә җир шикелле итеп туфрак сала идек. Ә кыш көне җир өстенә туң ката, казырга бик авырга туры килә иде. Ул чакта инде солдатлар ярдәмгә киләләр. Казыйсы җирнең бер башына, уртасына һәм икенче башына шартлаткычлар куеп, ток уздыралар иде. Якын-тирәдән кешеләр читкә киткәч, шуны шартлаталар. Аның валчыклары күккә кадәр күтәрелә иде. Зур-зур бозлар шикелле җиргә килеп төшкән тавышларына кадәр ишетелә торган иде”. Сугыш елларын авырылык белән искә төшерә ул. Сөйләгән чакта да: “Мондый газапларны бүтән күрергә язмасын”, - дип берничә тапкыр кабатлый. 18 яшьлек кызда бу чокырлар казу сәламәтлегендә күренмичә калмый. Аяклары шуннан соң авырый, сызлый торган була. Хәзерге көндә исә ул Саба районы Кече Кибәче авылында гомер итә.