Закиров Искандәр Закир улы 1939 нчы елның 1 нче мартында Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә.
Әтисе Кәримов Закир, әнисе Кәримова Мәгъсумә исемле булганнар. Аларның 4 балалары булган: Хәмәтгәрәй, Искәндәр, Нәкия, Рәисә. Хәмәтгәрәй абыйсы үлгән.
Әтисе Закир абыйны сугышка алганнар. Ул яраланып госпитальдә яткач, 1943 нче елны туган якларына әйләнеп кайткан. Башка балалардан аермалы буларак әтисе бик юаш булган аның. Сугышка озатканда да, бу исән кайтмас дип калганнар аның артыннан. Ә ул әйләнеп кайткан, ләкин бик күп яралар белән. Әтисенең Әмәт абыйсы һәм Мингали абыйларын хәтерли Искәндәр абый.
Ул 5 класс кына укыган. Аннары фермага эшкә кергән. Трудовой белән 1954 нче елдан эшли башлаган. Гомере буе ат җиккән, сарык, сыер фермасында эшләгән ул.
1968 нче елны авылдашы Рәисә апага өйләнгән. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Наил, Зөлфия, Камил, Шамилнең хәзер үз тормышлары. Искәндәр абыйның 6 оныгы бар.
Сугыш чорын бик моңаеп искә ала ул. “Элек иске генә 1 сәке бар иде. Әти сугышка киткәч, барыбыз да җыелып шул сәкегә утырып әтиебезне сагынып елап утырганыбызны нык хәтерлим “,- ди ул.
Искәндәр абый 1999 нчы елны 45 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан.