Закирова Рәисә Солтанәхмәт кызы 1943 нче елның 4 нче апрелендә Лаеш районы Хәерби авылында дөньяга килә. Әнисе Җәмилә, әтисе Солтанәхмәт исемле булганнар. Алар гаиләдә 9 бала үскәннәр: Галимҗан, Кадыйр, Нурхәмәт, Гөлсем, Мәйсәрә, Мәгъсүм, Рәисә, Фатыйма, Разия.
Мәктәптә 7 классны тәмамлаган, аннары кичке мәктәптә укыган. Мәктәпне тәмамлагач фермага эшкә кергән. Бозау, сарык караган. Разнорабочий булып та эшләгән. Соңыннан мәктәптә җыештыручы булып эшләп, 1998 нче елны 40 ел стаж белән пенсиягә чыккан.
1968 нче елны авылдашы Искәндәр абыйга кияүгә чыккан. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Наил, Зөлфия, Камил, Шамилнең хәзер үз тормышлары. Рәисә апаның 6 оныгы бар.
Сугыш чорын хәтерли ул. Әтиләре сугыштан чулак булып кайткан аның. Рәисә апаның 1926 нчы елгы абыйсын да сугышка алганнар. Ул 2 тапкыр яраланып туган якларына әйләнеп кайткан. Әтисен колхозга каравылчы итеп эшкә алганнар. “Черек бәрәңгеләрне чормага таратып он итә идек. Ә олырак балалар урманнан кузгалак, кычыткан җыюда иделәр. ”,-дип сөйли сугыш чорын Рәисә апа.