1930 нчы елның 9 нчы мартында Кызыл Йолдыз районы Шомырбаш авылында дөньяга килә. 1937 нче елда туган авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Сугыш башланганда, аңа 11 яшь була. Тамара апаларның гаиләләреннән сугышка 1916 нчы һәм 1925 нче елгы абыйлары киткән. Алар исән-сау әйләнеп кайтканнар. Сугыш тәмамлану турындагы хәбәрне 7 нче класста укыгында ишетә. Бу шатлыклы вакыйганы мәктәп белән бәйрәм итәләр. Тамара апа Шомырбаш авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң укуын Котлы Бөкәш урта мәктәбендә дәвам итә. Аннары Алабуга педучилищесына укырга керә. Алабуга педучилищесын тәмамлап, ”Башлангыч сыйныф укытучысы” дигән Диплом ала. Укыган чорлары Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы бик авыр елларга туры килә.Тамара апага да ул вакытларда барлык яшүсмерләр кебек көч җитмәстәй эшләр башкарырга туры килә.Үгез җигеп утын, салам ташуда, катлаулы молотилкада, төнге сменада амбарларда кул белән икмәк чистартуда эшләгән, язга таба горшокларга кукуруз утырта торган булганнар. Кышлар бик салкын булып, өс-башларына кияргә юньле киемнәре дә булмый. Ачлыктан, тиф авыруыннан ул елларда бик күп балалар үлә. Ашау-эчү такы-токы. Җәйгә чыккач, төрле үләннәр белән тукланалар. Яз көне басудан черек бәрәңге җыеп, аны эшкәртеп ашый торган булалар. 1950 нче елда Саба районы Килдебәк мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый.Анда бер ел эшләгәч, Олы Кибәче башлангыч мәктәбенә җибәрәләр.
1957 нче елда Олы Кибәче авылы егете Васил абый белән гаилә коралар.Тамара апа 35 ел кайнана белән яши. Аларны авылда үрнәк гаилә буларак беләләр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр, 7 оныклары, бер оныкчыгы бар.Тормыш иптәше 1996 нчы елда вафат була. Авыл халкы, үзе укыткан укучылары Тамара апаны бик хөрмәт итә. Укучыларында укытучы хезмәтенә мәхәббәт тәрбияли. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә ул укыткан укучылар бүген үзләре мөгаллимнәр.Ул 1951- 1987 нче елларда Олы Кибәче башлангыч мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндәТамара апаОлы Кибәче авылындатөп йортта ялгызы гына яши. Балалары, кайтып, хәлләрен белеп торалар. Бүгенге тормышыннан бик канәгать.