Замалиева Бибиҗамал Замали кызы 1929 нчы елның 26 нчы июнендә Саба районы Олы Кибәче авылында туган. 1936 нчы елда беренче класска укырга керә.
Сугыш башланганда, аңа 12 яшь була.Яшь булуга карамастан ,төрле эшләрдә эшләргә туры килә.Кызга амбарда атларны куарга кушалар.Ә атлар молотилканы әйләндерә.Аңа көлтә салып торалар.Салам эскертләре басуда кала торган була.Кыш көннәре басудан салам ташыйлар.Салам беткәч,эскерт төбен казыталар.Чана белән төнлә урманга утынга менгәннәр. Утынны сыер белән ташыганнар.Әле аны күрсәләр,кире бушаттыра торган булганнар. Черек бәрәңге җыярга Яңаулга көянтә асып, пычрак ерып йөргәннәр. Ачлыктан интеккәннәр.Ромашка,кычыткан җыеп, аш пешергәннәр.Сугыш безнең авылга килер дип курыкканнар.
Бүгенге көндә Бибиҗамал әби Кече Кибәчедә гомер итә.