ЗАМАНОВ Хәсән Заман улы (1912, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Күҗәкә авылы - 20.11.1956, Свердловск өлкәсе Покровск-Уральск шәһәр тибындагы поселог), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), рядовой. Сугышка кадәр Ижевск машина төзелеше заводында эшли. 1942 дән Кызыл Армия сафларында. 1943 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 465 нче укчы полк автоматчысы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең сентябрь-ноябрендә Киев өчен барган сугышта (1943) батырлык күрсәтә. 3 ноябрьдә Киевның Пуща-Водица бистәсе янындагы сугышта авыр яралана. Сугыштан соң Ижевск шәһәрендә, аннары Покровск-Уральскида яши. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Кулемин И.Г. Героев наших имена. Ижевск, 1975; Ракипов Ш.З. Хранить вечно. К., 1980; Кулемин И.Г., Сентемова Л.Ф., Ислентьева Р.А. Герои Советского Союзы - наши земляки. Устинов, 1985.
В.А.Шагалов.