ЗАСОРИН Иван Михайлович (8.4.1913, Калуга өлкәсе, хәзерге Козельск районы Стенино авылы - 29.5.1985, Яшел Үзән шәһәре), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1955). Артиллеристлар курсын тәмамлый (1941). 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Хәсән күле янында японнарга каршы сугышта катнаша (1938). 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 11 нче артиллерия бригадасының 525 нче җиңел артиллерия полкы батарея командиры (46 нчы армиянең 7 нче артиллерия дивизиясе). Кавказ, Төньяк-Кавказ, Көньяк-Көнбатыш, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен барган сугышта (1943), Донбасс һөҗүм операциясендә (1943), Днепр елгасы буендагы сугышларда (1943), Украина, Молдавия, Румыния, Болгария, Венгрия, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1944 нең 5 декабрендә Эрчи шәһәре (Венгрия) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә. 1955 тән запаска җибәрелә, Яшел Үзән шәһәрендә яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Яшел Үзәндә бер урам Герой исемен йөртә.
Әдәбият: Поленков К.А., Хромиенков Н.А. Калужане - Герои Советского Союза. Калуга, 1963; Андреев С.А. Совершённое ими бессмертно. М., 1976; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.