1923 елнын 18 февралендэ Азнакай районынын Буралы авылында туа. 1931 елдан Буралы башлангыч мэктэбендэ, 1935 елдан Чубар – Абдул жидееллык мэктэбендэ, 1938 елдан Чалпы урта мэктэбендэ укый.
Мэктэптэн сон Райфода, Госстрах булегендэ, Тымытык авылында хисапчы булып эшли.
1942 елнын 20 январендэ Совет армиясенэ алына. Ул вакытларны Гильменур апа болай дип искэ ала:
- Башта безне Казанга алып киттелэр. Аннан поезд белэн Рязань шэхэренэ озаттылар. Биредэ 3 ай буе пехотный училищеда радистлар эзерлэу хэм элемтэчелэр эзерлэу курсында укыдым.
Гильменур Жэлэева 1942 елнын мартында отделение командиры итеп 1нче хатын – кызлар укчы полкына жибэрелэ. 1942 елнын маенда 1нче Кызыл Йолдызлы Мэскэу элемтэ полкына – взвод командиры ярдэмчесе итеп юллама бирэлэр.
Олкэн сержант Жэлэеваны 1944 елнын июлендэ 2нче Украина фронтына 1нче элемтэ полкы олкэн радисты итеп жибэрэлэр.
Курку белмэс яшь кыз 2нче Украина фронты составында Молдовия, Румыния, Венгрия, Чехославакия, Вена хэм Германияне азат итудэ катнаша. Хэрби хэрэкэтлэре Прага шэхэрендэ тогэллэнэ.
Сугыш вакытында, ягъни 1943елнын 5 ноябрендэ якында гына граната шартлау нэтижэсендэ аягы яралана хэм контузия ала. Аны госпитальгэ озаталар. Шул ук елнын декабрендэ кабат сугышчылар сафына баса. Хэрби юлы Одесса шэхэрендэ тогэллэнэ. Гильменур Жэлэевага радистчылар курсы алып барырга тапшыралар. 1927 елгы яшьлэргэ дэреслэр бирэ башлый.
1945 елнын 15 октябрендэ демобилизация турында приказ ала. Хэм нихаять, ноябрь аенда Одессадан узенен туган яклары Азнакайга эйлэнеп кайта.
Кайту белэн аны Буралы авыл Советы рэисе итеп куялар. 1947 елнын июненэ кадэр авыл Советына рэислек итэ. Июль аеннан авыл Советы сэркатибе вазифаларына керешэ. Буралы, Чубар Абдул авыл Советларын берлэштеру нэтижэсендэ, 1959 елнын июнь аеннан 1979 елга кадэр сэркатип булып эшли. Узенен эшлэу дэверендэ 4 тапкыр район советы депутаты, 12 тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана.
1979 елнын маеннан 1981 елнын июненэ кадэр Госстрахта иминиятлэштеру агенты булып эшли.
Гильменур Жэлэева куп кенэ хокумэт булэклэренэ лаек булган ветеран. «Боек Ватан сугышында Германияне жингэн очен», «Венаны алган очен», «Будапештны алган очен», «Боек Ватан сугышы елларында батырлык хэм фидакарь хезмэт очен» медальлэре, 2нче дэрэжэ Ватан сугышы ордены белэн булэклэнде.
Боек Ватан сугышы ветераны Гильменур Хисаметдин кызы Жэлэева бугенге кондэ Азнакай шэхэрендэ балалары хэм оныклары янэшэсендэ бэхетле гомер кичерэ. Ул яшэгэн йорт диварына «Бу йортта Боек Ватан сугышы ветераны Г.Х.Жэлэева яши» дип язылган такта куелды.