Җиһаншина Мәликә Муллахмәт кызы сөйләгәннәрдән:“1930 нчы елда Югары Симет кардонында туганмын. Әтием лесник булган. Сугыш башланганда 10 яшьтә идем. 1940 нчы елда әтине Мәскәү төзергә алып киткәннәр. Сугыш башлангач, Мәскәү төзергә киткән 7 кешенең берсе дә авылга кайтмаган, сугышка киткән. Минем әтием бригадир формасында киткән. Әни 5 бала белән кала. Иң кечкенәсе мин. Без фермада сарык, дуңгыз карадык.13 яшьтә Кукмарага вагон төяргә бардык. Агачлар, киртәләр төядек. Квартирада әллә-ничә кеше тордык. 14 яшемдә Лесхоз урманында утын кистеләр. Без шунда ботаклар җыйдык. Норма тутырабыз дип эшләдек. Норма тулса, ипине күбрәк бирәләр иде. Без норма тулсын өчен, тырышып эшләдек.
Сугыш беткәнен мәктәптә ишеттем.Укытучыбыз Галина Алексеевна немец теленнән керде. Миңа яхшы укыган өчен, сугыш беткән көнне китап бүләк иттеләр.
Балалар бергәләшеп сөяктән ясалган уенчыклар белән уйный идек. Әниләр көлтә бәйләгәндә, башак җыя идек.
Бездә ике семья Мәскәүлеләр торды. Алар белән эшкә йөри идек. Аларга паек бирәләр иде, ә безгә бирмиләр. Миңа әз генә кисеп паек ипие кертәләр иде.
Колхоз басуында кәбестәләргә су сибә идек, һәрберебезгә 2-3 түтәл бүлеп бирәләр иде.
Кардонда фотога төшерүче булмаган, шуңа балачак фотоларым юк.
Бүгенге көндә Мәликә апа кызы Фирдәвес һәм кияве Хәлим тәрбиясендә Олы Нырты авылында яши.