Зиатдинов Сираҗетдин Зиатдин улы 1925 нче елның 20 нче маенда Саба районы Урта-Нырты авылында туган. Сугыш башлангач әтисе Зиатдин фронтка китә. Әтисе кайткач, абыйсы Германия сугышына китә, ул аннан кире әйләнеп кайтмый.
Сираҗетдин 14 яшьтән атлар карый. Әтисе көтү көткән, шуның өчен алар икмәкле булганнар. Ашарга бәрәңге дә булган.
Балачагы сугыш елларына туры килгәнгә Сираҗетдин 4 класс кына укыган. Сугыш вакытында Сираҗетдинга хатлар да килгән: ул үзенең абыйсыннан, Шәмсетдин, Мифтахетдин кебек кешеләрдән хат алган. Хатларда сугыш ничек барганын язганнар, әлбәттә, саулык теләгәннәр.
9 нчы май 1945 нче елда Җиңү бәйрәмен басуда уздырганнар. Бик шатланганнар.
Сугыштан соң ул атлар каравын дәвам иткән. Яраткан хезмәтендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан. Пенсия яшендә булсада атлар каравын дәвам итте.
Бүгенге көндә исән-сау, улы һәм оныклары белән яши.