Әгъзәм Зиһанша улы 1923 нче елның 15 нче маенда Арча кантонында Олы Кавал авылында дөньяга килә (сунгарак Дубъәз районы, буген Биектау районы). 12 яшьтә конюх була. Укырга насыйп булмый. Өч сыйныф – авыл гаиләсе бирә алган барлык белеме шуннан гыйбарәт. Малайлар өчен өйдә дә эшләр күп була: су китерү, утын яру, мич ягу, терлекләрне ашату. Әгъзам үзе гадәтләнгән шушы эшләрне оста итеп һәм теләп башкара. Аны “Туры Юл” колхозда намуслылыгы һәм хезмәт яратуы өчен югары бәялиләр.
1941 нче елда аңа 18 яшь тула, ә инде 1942 нче ел башында ул Ижевск янындагы хәрби лагерьларда өйрәнү уза. Ике ел ярым өзлексез занятиеләрдән соң, яшь солдатлар төягән эшелон Мәскәүгә килә, анда аларга хәрби кием бирәләр һәм фронтка җибәрәләр. 1 нче Украина фронты составында Әгъзам Җиһаншинга иң кыен участокларда сугышырга туры килә. Бу Смоленск та, Сиваш елгасы өчен сугышларда. Шушы бәрелешләрнең берсендә, (1942 нче елның 12 нче сентябрендә) кулына ярчык тиеп, яшь сугышчы авыр яралана. Ике ай ул Мәскәүдә дәвалана, тагын дүрт ай – Пермьдә.
– Сугышта һәр солдат исәптә иде, – дип сөйли Әгъзам абый. – Сәламәтләнү белән мине Калинин өлкәсенә яралы атларны карарга җибәрделәр. Берничә ай мин сугыштан ял иттем, атларым белән бергә савыктым.
Тиздән тагын фронт – хәзер инде Харьков юнәлешендә. Шушы Украина шәһәре өчен барган каты сугышларда меңләгән солдат һәлак була. Белгород, Орел, Курск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1943 нче елның 9 нчы сентябрендә рядовой Җиһаншин икенче тапкыр яралана – ярчык уң кулына тия. Новосибирскка госпитальгә җибәрелә.
Госпитальдә биш ай дәвалангач, аны алга таба хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар һәм Красноярскига эшкә җибәрәләр. Сугыш беткәнче Себердә урман кисә. Җиңү көнен дә ул шунда каршылый. Шул рәвешле, сугыш елларында егерме яшьлек егет бөтен илне гизә, 1945 нче елның 20 нче октябрендә өенә кайтканда әле яралары төзәлеп бетмәгән була.
Туган авылында элеккеге урынында эшли башлый, әмма нужа аны акча эшләү өчен шәһәргә китәргә мәҗбүр итә. Казан кинопленка заводында ул 1947 нче елда производство травмасы ала – уң аягы өзелә. Егерме дүрт яшьлек егеткә үзен инвалид итеп тою җиңел булмагандыр. Фронттан бөтен килеш кайта, ә тыныч тормышта аяксыз кала. Әмма тикмәгә генә сугыш чоры буынын көчле ихтыярлы һәм нык характерлы дип атамыйлардыр. Кичәге фронтовик язмышка зарланмый, туган авылына кайта һәм элекке эшен дәвам иттерә.
Бер елдан соң, 1948 нче елда, Әгъзам авылдашы Фәймәгә өйләнә. Алар Әмир, Әдһәм, Әнвәр, Әмин һәм Харис дигән берсеннән – берсе эш сөючән 5 малай үстерәләр.
Бүләкләре: 2 нче дәрәҗәләре Бөек Ватан сугышы ордены, 1985 нче ел, Жуков исемендәге медале, 1996 нчы ел, “ За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941 – 1945 гг.” медале, юбилей медальләре