Зиннатова Рәисә Габдулла кызы 1932 елның 20 нче февралендә Лаеш районы Пәрәү авылында бишенче бала булып Габдулла һәм Миннебикә апа гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә биш бала үсә. Яшьтән урак ура, борчак җыя. 12 яше тулар- тулмас урман кисәргә йори. 1959 елда Рәисә апа Сафиулла абый белән матур гаилә корып җибәрәләр. Өч бала: ике кыз һәм бер малай дөньяга килә . 1950 елдан башлап 1986 елга кадәр туган колхозында, төрле эшләрдә эшли. “Фидакарь хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә. Бүгенге көндә туган авылы Пәрәүдә гомер итә.