Мин 1927 елнын 5 декабрендә Кичкетаң авылында крестьян гаиләсендә туганмын. 1941 нче елны 7 еллык мәктәпне тәмамладым. Классташ 5 кыз – Нәкыя Муллакаева, Нәкыя Муллаәхмәтова, Мөфариха Нәҗметдинова, Шәмсиҗамал Гыйльметдинова, Дөлхабирә Фәссәевалар белән Минзәлә педучилищисына укырга барырга җыендык. 1941 елнвың 22 июне көнне Гитлер сугыш башлады. Кичкетаң советы белән колхоз идарәсе мине укырга җибәрмәделәр. Бөтен ирләрне сугышка җибәрделәр, эшләргә ир-ат калмады, шуңа мина китергә рөхсәт бирмәделәр.
Миңа ике ат бирделәр. Мин шул ике ат белән урак машинасында эшләдем. Аннан Красный Борда ашлык кабул итү пунктында ашлык ташыдым. Атларның әле берсен, әле икенчесен җигеп 3,5 ц ашлык төяп, көн саен 30 км араны уза идем.
Ә минем белән укыган 5 кыз Минзәлә педучилищисына укырга керделәр. Мина 1944 елның октябренә кадәр колхозда эшләргә туры килде. Шуннан Армиягә алып киттеләр. Сугыш еллары, каршы килеп булмады, Хәрби антны кабул иттек. Ульяновск өлкәсендә Инза станциясендә урман эчендә сугыш вакытында җиткерелгән землянкаларда 3 әр катлы 250 солдатка исәпләнгән җирдә тордык. Безне киендереп, роталарга бүлеп МГБ частена, Латвия, Литва, Эстониягә таба җибәрделәр. 138 нче отделның батальонына. Инза станциясендә автоматлар бирделәр, 72 шәр патрон белән.
Ульяновск өлкәсенә безне бик тиз алып бардылар, 3 тәүлектән соң, Гайҗуанга килеп җиттек. Ул Шауляй шәһәреннән ерак түгел. Шуннан безне Вильнюска алып киттеләр, ул 50-60 км чамасы ераклыкта иде. Без 400 гә якын солдат идек. Бер кич урманда кунып бардык. Вильнюска җитәрәк, батальон командиры Сафронов безнең барыбызның шинельләрен, аяк киемнәрен, автоматларын карап чыкты. Рота һәм взвод командирлары алдан бардылар.
Вильнюска казармага килеп урнашу белән, безне урманга йөртә башладылар. Без, фронтта катнашкан солдатлар белән бергә, гитлерчылар тарафыннан калдырылган базаларны эзләдек. Ул базалар бандитлар тарафыннан да саклана торган иде бит. Безнең МГБ хезмәткәрләре вакытлыча эзләүне туктаттылар, чөнки ике көн эчендә ике солдат, берсе-кулсыз, икенчесе аяксыз кайттылар. Аларның берсе агачта эленеп торган сәгатьне алам дип үрелә, икенчесе, күрмичә, мина өстенә баса.
9 май, Җиңү бәйрәмен бик яхшы бәйрәм иткәннән соң, безнең, 50 ләп солдатны, Брест шәһәренә күчерделәр. Брест Белоруссиядә иске шәһәрләрнең берсе иде. 2-3 катлы йортлар. Чик буе шәһәрләренең берсе. 1914-1918 елларны империалистик сугыштан соң, Брест-Литовск тимер юлы белән Россия патшалыгыннан төшеп кала. Россия империясенең чиге Минск шәһәреннән 80 километр чамасы Слоним шәһәреннән була. 1939 елны Брест-Литовск тимер юлы, анда керә торган Литва, Латвия, Эстония дәүләтләре Көнбатыш Украина, Көнбатыш Белоруссия СССРга кайтарыла.
Ни өчен безне, 50 солдатны, МГБ хезмәткәрләрен Брестка җибәрделәр? Брест шәһәренең үзендә өч хәрби әсирләр лагере-30 мең чамасы әсир яшәде. Аларның төп эшләре-Германиядән вагоннар белән килә торган заводларны, фабрикаларны бушатып, икенче вагоннарга төяү.
Брестның үзендә 4 вокзал була. Ә бишенчесе “Пассажирский” дип аталды, анда Германиядән килә торган завод-фабрикалар кабул ителмәде. Товар керә-чыга торган вокзалларда ике тимер юл. Советлар Союзыныкы дигәне Германиядән килә торган тимер юлга караганда 6 сантиметрга киңрәк. Менә шуның өчен йөкләрне товар поездларының берсеннән икенчесенә күчереп төииләр. Немец әсирләре шунда эшләделәр дә инде. Германиядән кайта торган станокларны Польшада туктаталар, безгә җибәрмиләр.
Миңа армиядә 8 ел хезмәт итәргә тиеш идем. Белоруссиядә, Гродно шәһәреннән Польшага таба 18 километрда, урман эчендә банда белән бәрелештә яраланып, Гроднода 6 ай госпитальдә яттым. Госпитальдән ике солдат авылга кайтарып куйдылар. Бүгенге көндә мин Биектау районыны Әлдермеш авылында яшим.
Тормыш без дигәнчә генә түгел шул. Ике ел элек биш дистәдән артык бергә гомер кичергән кадерле тормыш иптәшем Роза ТаҺир кызы вафат булды. Ул утырткан чәчәк атып утырсалар да, баребер өебезнең яме бетте...
Ә тормыш дәвам итә. Яшь буынга үткәннәрне белү кирәк. Чөнки үткәннәрдән башка киләчәк тә юк.
Мәгълумәтне Галимова Гөлнар Гиниятулла кызы тәгъдим итте.