Зәкия әбигә – 100 яшь!
Кукмара районы Олыяз авылында яшәүче Зәкия Гарипова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранның кырык елдан артык хезмәт стажы бар. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм башкалар котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар. Тыл һәм хезмәт ветераны дәрәҗәле кунакларны чын күңелдән шатланып, бик җылы кабул итте.
Соңгы вакытта Зәкия апа бераз колакка катыланса да, үзенең тормыш тарихын яхшы хәтерли. Кызлары Гөлнур һәм Гөлсинур апаларның сүзләренә караганда, әниләре сугыштан кайтмаган туганының ике баласын да үстергән икән. Зәкия апа гомер буе колхозда эшләгән, сугыш вакытында окоп казыган, урман кискән, ир-атлар хезмәтен дә башкарырга туры килгән. Әби әле хәзер дә тик утырырга яратмый, җәен бакча эшләрендә булышырга тырыша.