Менделеевский

ГРИГОРЬЕВА АННА ВАСИЛЬЕВНА

1928 елнын 18 декабрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск ) районы Сәйтәк авылында крестьян гаиләсендә туа.

ГЫЙМАЗЕТДИНОВ МИНӘХМӘТ

Гыймазетдинов Минәхмәт 1923 елда туа. Сугышка 1942 елны алына. II-нче Белоруссия фронтында 325 нче гвардейский минометный полкта рядовой артиллерист булып хезмәт итә. “Командующий Рокоссовский җитәкчелегендә бик күп сугышларда катнаштым. Иң көчле дошманга каршы безне – артиллерияне җибәрәләр иде. Мин “Катюшалар”ны заряжать итеп тордым. 46 кг лы снарядны бер “Катюша”га 16 ны элә идем. Без атаковать итеп туктагач алга пехота китә иде” дип сөйли ул.

ИДИЯТУЛЛИН МАСГУТ ИДИЯТУЛЛА УЛЫ

Идиятуллин Масгут Идиятулла улы 1916 елда Алабуга өязе Күрәк волосте Камай авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Авылда 7 еллык мәктәпне бетергәннән соң колхозга эшкә керә. Ул колхозда 3 ел сарыклар көткән, ә кышын төрле эшләрне башкарган. Намуслы , эш сөючән булуы өчен аны барысы да үз итә. 1937 елда Мәсгүтне Совет Армиясенә хезмәткә чакыралар. Ул анда ветфельдшерлар курсын тәмамлый һәм 1940 елны авылга кире кайта. 1941 елның апрель аенда Мәсгут Идиатуллин яңадан Совет Армиясына чакырыла.

ЛИСИН ЯКОВ ИВАНОВИЧ

1901 елда туган. Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бондюuf районы Татар Чаллысы авыл Советы секретаре булып эшли. Авылдашларын кайгылы участоктан саклап калу өчен намуслы һәм гадел булуы белән аерылып тора, әзерләнгән арестлар турында берничә тапкыр кисәтеп тора. Моның өчен җаваплылыкны булдырмас өчен, Яков Иванович үз теләге белән фронтка китә.

МИРОНОВ АРКАДИЙ ПАВЛОВИЧ

1930 елның 26 октябрендә Бондюг (хәзерге Менделеевск) районы Сәйтәк авылында туа. Әтисе Павел белән әнисе Прасковья гаиләсендә алар ике бала булалар ( абыйсы Александр Павлович гомер буе колхоз бригадиры булып эшли). Әтиләре Павел 1941 нче елда сугышта китә. Бары тик кара кәгазъ генә килә.Ул сугышта үлеп кала. Авылда яшүсмерләр, бала-чагалар гына кала. Бөтен авырлык алар җилкәсенә төшә. Сука сукалыйлар, чәчү чәчәләр. Әниләрнә ияреп урак уралар. Әтиләре фронтта сугышсалар, алар көчләреннән килгәнчә Бөек Җиңү көнен якынлаштыру өчен тылда тырышалар. “Сыер асрадык.

МИРОНОВА ОЛЬГА ПАВЛОВНА

1927 елнын 10 июльдә Богдюг (хәзерге Менделеевск ) районы Сәйтәк авылында Демидов Павел белэн Наталья гаиләсендә икенче бала булып туа. Абыйсы Василий, энесе Николай. Сугыш башланганда Ольга тутигә 14 яшь була. Әтисе Павел, сәламәтлеге булмау аркасында, хәрби хезмэткә алынмый. Бронь, ак билет бирелгән. Сугыш елларында колхозда эшли. Тракторист була. Жир сөрэ. Ольга түти уз-узен белә башлаганнан бирле колхозда эшли. Куп гомерен фуражер була. Тормыш иптэше Александр Павлович белән 7 бала тәрбияләп устерәләр. Кызлары Лена, Мария, Валентина, уллары Николай, Йосиф, Андриан, Василий.

МУЛЛАНУРОВА ФӘТХИЯ ХАЛИК КЫЗЫ

1911 елның 27 августында Песәй авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Менделеевск районында туган. Тыл хезмәтчәне. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен медаль белән бүләкләнә.

МУСТАКИМОВА МАРЬЯМ АХМЕТГАРЕЕВНА

Мәрьям Әхмәтгәрәевна заводның үзәк лабораториясенә 49 ел гомерен бирә. Ул унлаган уйлап табу эше авторы. Барий карбонатын калдыкларсыз алу, натрий гипосульфитын җитештерү алымнары, магний сыеклыгын кальцийдан аеру – М.Зарипованың күпьеллык практика нәтиҗәсе. Боларның барысы да хәзер химия сәнәгатендә киң кулланыла. Аны туган предприятиенең химик-аналитикларының бер буыны гына түгел, илебезнең башка коллективларында да химиягә мәхәббәт тәрбияләгән күпкырлы укытучы буларак беләләр.