Главный редактор: Иванов Анатолий Александрович
Контакты: Адрес: 420060, г.Казань, пл. Свободы, дом 1.
Фактический адрес: 420111, г.Казань, ул. Тельмана, д. 5
Телефон: +7 (843) 238-63-25, 238-63-28, 238-64-66
Факс: +7 (843) 238-63-28, E-mail: kp-rt@mail.ru
Татарстан Республикасының «Хәтер Китабы» редакциясе» дәүләт бюджет учреждениесе – коммерцияле булмаган оешма. Редакция редакцион коллегиянең 1990 елның ноябрендә кабул ителгән карары нигезендә оештырыла, Татарстан Министрлар Советының 1990 елның 29 декабрь Карары нигезендә рәсми рәвештә теркәлә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 24.12.2010 боерыгы нигезендә оештыручы функцияләре һәм вәкаләтләре Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгына йөкләнә.
Редакция эшчәнлегенең төп максаты булып Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан исән кайткан, хезмәт яки интернациональ бурычларын үтәү вакытында һәлак булган яки хәбәрсез югалган сугышчыларның, Бөек Ватан сугышы чоры тыл хезмәтчәннәренең, Татарстанда туган яисә яшәгән сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен мәңгеләштерү өчен Хәтер Китаплары һәм Бөек Ватан сугышы яисә Татарстанда репрессияләр тарихына багышланган башка басмалар нәшер итү тора.
Шушы максаттан чыгып редакция түбәндәге юнәлешләрдә эш алып бара:
1) Нәшер ителә торган китаплар өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм чит ил архивларында материал туплау;
2) мәгълүматлар базасын булдыру:
- Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган яисә үлгән татарстанлыларның,
- Бөек Ватан сугышы фронтларыннан исән кайтканнарның,
- Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйганнарның,
- хезмәт яки интернациональ бурычларын үтәү вакытында һәлак булган, хәбәрсез югалган яисә үлгән татарстанлыларның,
- Татарстанда туган яисә яшәгән сәяси репрессия корбаннарының;
3) Бөек Ватан сугышында, хезмәт яки интернациональ бурычларын үтәү вакытында хәбәрсез югалган яки һәлак булганнарны түләүсез рәвештә эзләүнүләр оештыру;
4) сәяси репрессиядән зыян күргәннәргә түләүсез рәвештә консультация ярдәме күрсәтү;
5) Татарстан Республиканың район хакимиятләренә, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләренә, Бөек Ватан сугышында, хезмәт яки интернациональ бурычларын үтәү вакытында хәбәрсез югалган яки һәлак булганнарның, сәяси репрессия корбаннарының гаиләләренә Хәтер Китапларын түләүсез рәвештә тарату;
6) Бөек Ватан сугышында, хезмәт яки интернациональ бурычларын үтәү вакытында хәбәрсез югалган яки һәлак булганнарның, сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен мәңгеләштерү максатында агарту эшчәнлеге алып бару.
Төрле күптомлы проектларның редакцион коллегия рәисләре: Р.Р. Идиятуллин (1990–1999), И.К. Хәйруллин (2000–2001), З.Р. Вәлиева (2001–2011), Ә.Ә. Сәфәров (2012–2015). 1990 елдан редакциянең алмашсыз баш мөхәррире – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән А.А. Иванов. Коллективта аның урынбасарлары булып төрле елларда Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яисә хәбәрсез югалган татарстанлыларның мәгълүмат базасын булдыру һәм «Хәтер» китабын нәшер итүгә хәзерләү буенча эшче төркем җитәкчесе М.В. Черепанов; тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге иясе Ф.С. Хәбибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2004 елдан башлап басмалар өчен җаваплы мөхәррир Н.Г. Габдрахманова; В.А. Савельева; филология фәннәре кандидаты Э.С. Хуҗина эшли, редакция хезмәткәрләре булып И.А. Павлова, В.Г. Липатникова, А.С. Некрасова, А.Р. Әхмәтгалиева, Г.Р. Әхмәтшина-Әхмәтгалиева, Р.С. Хуҗина-Салихова һ.б. хезмәт куя. Мәгълүматларны ике телдәге китап текстына күчерү өчен программалар техник фәннәр кандидаты Р.Р. Сәлахиев тарафыннан төзелгән.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалганнарның исемнәре кергән «Хәтер» китабының барлыгы 28 томы, 2000–2015 елларда сәяси репрессия корбаннары Хәтер Китабының 27 томы нәшер ителде, шулардан 1-18 томында сәяси җинаятьләр өчен җаваплылыкка тартылганнарның, аннан соңгы томнарда административ репрессияләргә дучар ителгәннәрнең исемлеге бирелә, бу китапны нәшер итү бүген дә дәвам итә. 2005 елдан сугыштан исән кайтканнарга багышланган һәм аларның сугыштан соңгы язмышларын да чагылдырган «Алар илгә Җиңү алып кайтты» китабы районлап нәшер ителә башлады, 2015 елга 40 том дөнья күрде. Шулай ук редакция тарафыннан «Әфган сугышы корбаннары хәтер китабы» (1999), «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945)» (2000; 2 басм. 2009), «Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары – безнең якташларыбыз» (2003), «Дан орденының тулы кавалерлары» (2005), «Татарстан — Сталинградка» (2009), «Татарстанда сәяси репрессияләр - документлар һәм хатирәләр чагылышында» (2011), «Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәтне ликвидацияләүдә катнашучыларның хәтер китабы» (2011), «Россия Федерациясе Геройлары» (2012) басмалары нәшер ителде.