Казан

ПАТРИОТИЧЕСКИЙ ТУРИЗМ - НОВАЯ ФОРМА ПАТРИОТИЗМА

Корпункт: 

«Кайда икәнеңне беләм…» Патриотик туризм Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы көрәштә окопларда, снаряд чокырларында билгесез ятып калган ватандашларыбызның исемнәрен кайтару йөзеннән “Кайда икәнеңне беләм...” (Теперь я знаю, где…) дип аталган яңа проект эшли башлады. Аның максаты – меңнәрчә кешегә, бигрәк тә яшь буынга ата-бабаларының яу кырында ятып калган урыннарын табарга ярдәм итү. “Хәрби Дан клубы” Татарстан республикасы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов белән шул хакта сөйләшәбез.

«Сугыш чоры балалары» клубында "Изге Вәли” көне билгеләп үтелде.

Корпункт: 

2017 елның 14 февралендә Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы каршында эшләп килүче «Сугыш чоры балалары» клубында "Изге Вәли” көне билгеләп үтелде. Безнең “Сугыш чоры балалары” клубы әһелләре заман белән бергә атлыйлар. 14 февраль Мәхәббәт көне, яз белән кыш үзара көрәшне башлаган көнне, Изге Вәли көнендә бик матур очрашу булып узды.Мәхәббәт һәрвакыт бар: яшь вакытта да, олыгайгач та. Бу хис кешенең тормышын бай һәм мәгънәле итә, төсле буяулар белән буый.

"Үлемсез полк" акциясендә 45 меңгә якын кеше катнашты

Корпункт: 

Бүген Башкалабызда "Үлемсез полк" акциясе узды. Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда узган әлеге чарада 45 меңгә якын кеше катнашты. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары катнашты. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып Казан буйлап горур атлады...

Бөек Ватан сугышы музее-мемориалында «Сугыш чоры балалары иҗтимагый җәмгыятенең» чираттагы утырышы булып узды

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы музее-мемориалында «Сугыш чоры балалары иҗтимагый җәмгыятенең» чираттагы утырышы булып узды. Клубның концерт бригадасы сугыш чорында иҗат ителгән җырлардан төзелгән концерт программасы тәкъдим итте.