Апас үзәгендә 9 Май – Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре – һәркайсы игътибар үзәгендә булды, рәхмәтнең олысы да алар исеменә яңгырады. Мәңгелек ут – һәйкәл каршында Илебез 71нче тапкыр Бөек Җиңү язын тантана итте.Әлеге чарада барлык райондашлар да актив катнашты. Алар арасында интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән егетләр дә, Германия җирендә хезмәт итүчеләр дә, яшь форпостчылар да, районыбызның тәртип сакчылары да, шушы өлкән абыйларыннан калышмаска тырышып атлаучы бакча нәниләре дә бар иде. Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, “Бу көн мәңге хәтердә“ дигән әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, республика кунагы Илфан Гобәйдуллин, Советлар Союзы Герое, данлы якташыбыз Рем Абзаловның улы Руслан Абзалов катнашты һәм чыгыш ясадылар. Орден-медальләрен тагып мәйдан уртасына килгән сугыш ветераннарына олысы-кечесе чәчәк бүләк итте. Зәңгәр-аяз күккә тынычлык билгесе булган ак күгәрченнәр, шарлар очты, залп атылды. Районыбызның 11 мең 148 улы һәм кызы туган нигезләрен калдырып сугышка киттеләр. Аларның 7002се яу кырыннан әйләнеп кайтмады. Тыныч тормышыбыз хакына чит җирләрдә ятып калдылар. Еллар үтә, буыннар алмашына, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 71 ел вакыт узып киткән. Аның барлык хатирәләрен саклау, буыннан-буынга тапшыру, үлгәннәрнең исемнәрен мәңгеләштерү – исәннәрнең бурычы.







