Табар Черкене авылында гомер кичерүче Агафья әби Кузьмина 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Бу уңайдан ул күп котлаулар кабул итте. Газиз балалары, якын туганнары аңа изге теләкләр, имин һәм бәхетле көннәр теләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Агафья әбине гомер бәйрәме белән ихлас күңеленнән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Табар Черкене авылы җирлеге башлыгы Рифкать Ибәтуллин һәм “Табар“ авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчесе Фәһим Ибәтуллин да хөрмәтле акъәбигә бәхетле гомер теләп, истәлекле бүләкләрен ирештерделәр.
Агафья әби гомере буе колхозда хезмәт итә. 8 класс белем алгач, авыл халкыннан ат белән сөт җыя. Аны май заводына кадәр ташый. Озак еллар фермада дуңгызлар, бозаулар карый. Бер эштән дә курыкмый ул.
- Ул вакытта техника заманы түгел иде бит. Терлеккә азыкны әле җилкәгә, әле аркага салып ташыдык. Бер авырлыгы булмады. Хезмәт минем гомерлек юлдашым булды. Хәзер бераз картайдым гына шул. Хезмәт итеп арымадым әле, - ди ул шаяртып.
Агафья әби тормыш иптәше Павел белән 45 ел парлы гаилә юлы үтеп, 5 егет һәм 3 кызга гомер бүләк итәләр. Балаларны да алар хезмәт сөючән, батыр йөрәкле итеп тәрбияләп, олы тормыш юлына озаталар.